Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара район үзәк дәваханәсендә коронавирустан бушлай даруларны ничек алырга икәнлеген аңлаттылар

Авыруга препаратларны волонтерлар китерә.

Эшкә барганда Мәскәү радиосы дикторы сөйли: бүгенге көндә Җир шарында 63 миллион кешенең коронавирус белән авыруы расланган. Ай-яй, бигрәк күп бит! Әле аның ачыкланмаганы никадәр?! Кайчан саубуллашабыз, дисәм дә, китәргә җыенмый, ахрысы. Киресенчә, ныклап тамыр җәяргә тырыша. Хәзер инде һәркем әлеге котылгысыз хакыйкать белән килеште дә кебек, һәм һәркайсыбызның теләге бер: авырсак та исән-сау калырга язсын. 

Вирус тарала башлагач, хөкүмәт, халыкны саклау өчен, нинди генә чаралар уйлап тапмады. Соңгысы: коронавирус инфекциясеннән, вируслы инфекциядән өйдә дәваланучыларга дарулар бушлай бирелә башлады. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Ләйсән Юнысова түбәндәгеләрне сөйләде:

«Дәваханәгә температуралы килеш мөрәҗәгать итүчеләр өчен инфекцияле авырулар кабинеты (КИЗ) эшли. Биредә өч табиб иртәнге сәгать 8дән кичке 6га кадәр (шимбә көнне көндезге сәгать 12гә кадәр) авыруларны кабул итә. Шушында ук лаборант төрле анализларны, шул исәптән мазокны да ала. Пациентның авыру билгеләре, зарлары буенча аңа табиб дәвалану билгели. Әгәр дә авыруда инфекцияле вирус ачыклана икән, ул федераль реестрга кертелә һәм үзәк даруханә өчен кирәкле документлар әзерләнә. Авыручы даруханәгә барып тормый, тиешле кәгазьләрне аерым медицина хезмәткәре үзе даруханәгә алып барып бирә. Волонтерлар даруларны авыручының өенә 36 сәгать эчендә тапшырырга тиеш. “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр дә авыру билгеләре буенча бу исемлеккә кертелә», - диде Ләйсән Нәсыйх кызы.

«Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы разнарядкасы буенча үзәк даруханәгә 11 төрле дару 18 ноябрьдә кайта башлады.  Бүгенге көндә 10 дару бар. Рецепт, опись  буенча язылган даруларны провизорлар җыеп,  аерым пакетларга тутырып куя. Волонтерлар график нигезендә килеп, үзвакытында аларны шәһәр һәм авыллар буйлап таратып чыгалар.  30 ноябрьгә барлыгы 109 рецепт буенча 53 кешегә дару җибәрелде», – ди мөдир Зимфира Хуҗина. 

Инфекция эләктермәү буенча мөһим чараларның берсе булып, социаль дистанцияне саклау санала. Ягъни кибет, даруханәләрдә кеше бер-берсеннән 1,5-2 метр ераклыкта торырга тиеш. Кечкенәрәк кибетләрдә исә берәм-берәм генә керергә, дигән язулар да очрый. Сатучыларның дистанцияне саклагыз, дигән кисәтүләренә ачуыбыз килсә дә, алар хаклы. Чөнки кагыйдәләр үтәлмәгән очракта сату нокталары хуҗалары штрафка тартыла. Роспотребнадзорның территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Анатолий Кириллов ноябрь аенда шул сәбәпле 10 милек хуҗасының 500әр сум штрафка тартылганын әйтте. 

...Хәл юк, баш авырта, гәүдә сызлый, аз гына температура да бар, аппетит юк, караватка сузылып ятасы гына килеп тора. Болары - әле авыруның башлангыч өлеше генә, диләр. Диләр дип инде, үземдә дә шулай ук булды. Атна буе ис тә сизмәдем. Хәтта нинди зәһәр бензин исен дә. 

«Нинди генә, көчкә сулыш ала идем, Нократ Аланында компьютер томографиясе үтүгә, үпкә зарарланганы ачыклангач,  туганнарым Түбән Кама дәваханәсенә алып киттеләр, шуннан берникадәр рәтләнеп кайттым. Ашый алмыйча “скелет”ка калган идем. Әле кайткач, өйдә дә ризык үтмәде. Бер таныш табиб - иремә: “Ничек тә тырышыгыз, ашамаса - үлә”, - дигән. Улым, янымда торып, көн саен чишмә суын көчләп эчертте. Аннан соң ярты гына кабыклы бәрәңге ашыйсым килеп китте. Берне ашадым. Төннәрен йоклый алмый утырып чыга идем, күктәге йолдызлар да, очкан самолетлар да күренә икән андый чакта. Хәзер инде үземчә дәваланам: тирән итеп сулыш алам да аны чыгармыйча торам, көнгә 4-5 тапкыр кабатлыйм. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтедер инде, исән калдым дип сөенәм», - ди танышым Әминә апа.  

Шулай шул, якыннарыбыз, танышларыбыз арасында үпкәсе кабарып, коронавирус очрагы расланып авыручылар күп. Язманы тулыландыру максатыннан, быел районда ничә кешедә Covid расланган, күпме кеше үпкәсе кабарып инфекция бүлегендә дәвалану узган, Казанга җибәрелгән, бу афәттән ничә райондашыбыз үлде дип, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиевка мөрәҗәгать итсәм дә, кызганыч, җавап алмадым. «Бу турыда мәгълүмат бирелми», - диде ул. Әмма «сарафан радиосы» барыбер үз эшен эшли инде: кирәкле хәбәр дә, кирәксезе дә бу заманда яшен тизлеге белән тарала... Аннан соң  үзәк дәваханәдә компьютерлы томография булмау да район халкы өчен күп кыенлыклар тудыра. Бәлки аны юнәтергә дә вакыт җиткәндер инде?!

Сүз уңаеннан, Covid-19 буенча Татарстанда Лилия исемле робот телефон эшли башлады. Консультация кирәк икән, адашыма 8 (800) 250-90-33 телефоны буенча шалтыратыгыз, ул иң популяр сорауларга җавап бирәчәк.

«Битлек» режимын үтәмәгән өчен узган атнада 58 кешегә полиция хезмәткәрләре беркетмә төзегән. Район суды тарафыннан ел башыннан барлыгы 1662 кешегә 1968500 сумлык штраф салынган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk