Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләчәктә Кукмара районында нинди эшләр каралган?

Өчьеллык периодка планлаштырылган төзелеш һәм капиталь ремонтлау объектлары

Төзелешләр:

2020 ел - Поч.Сутер, Березняк, Күкшел авылларында - универсаль спорт мәйданчыклары, Югары Шәмәрдәндә – 50 урынлык күпфункцияле үзәк, Ядегәрдә – табиб амбулаториясе, Пчеловод, Аш-Буҗи, Кенәбаш, Манзарас авылларында – ФАП, Манзараста - 500 урынга исәпләнгән мәктәп, 260 урынлык балалар бакчасы, Туембашта башкарма комитет бинасы, Иске Юмьяда - 200 урынга исәпләнгән мәдәният йорты;

2019-2021 еллар - “Социаль ипотека” программасы буенча ятим балалар, биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен күпфатирлы йортлар;

2019-2022 еллар - “2019-2025 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” республика программасы буенча күпфатирлы йорт;

2021-2022 еллар - “Аренда торагы” программасы буенча күпфатирлы йорт;

2020-2021 еллар – Кукмараның Академик Королев урамында универсаль спорт залы.

Төзекләндерү:

2020 ел - “Нараткай” лагерена реконструкция, Кукмараның “Чулпан” балалар бакчасына, Манзарас, Кәркәүч, Түбән Үрәс мәктәпләренә, Кукмараның архив бинасына, Туембаш, Үрәсбаш, Березняк, Манзарас клубларына, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, район мәгариф идарәсе биналарына капиталь ремонт, “Родыгиннар фабрикасының түшәү цехы бинасы” мәдәни мирас объектына реставрация ясау.

2020-2021 еллар – “Олимп” Боз сараена физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм халыкның аз мобиль төркемнәре өчен уңайлыклар тудыру.


фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Село-Чура садигына тагын юк мени ремонт???

    erid: 2VtzqxWHLUk