Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җирле органнарда хәрби идарәләр оешуга 95 ел тулды

Бәйрәм уңаеннан район хәрби комиссариатында эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә "Хәрби комиссариат - 95 ел" дигән медаль тапшырылды. Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, районда хәрби комиссариат 1938 елда оеша. Сугышка кадәр комиссариатта 12 кеше, нигездә ирекле ялланган гражданнар хезмәт куя. Ул чорда транспорт вазыйфасын ике ат башкара - берсе хуҗалык кирәк-яракларына, икенчесе исә...

Бәйрәм уңаеннан район хәрби комиссариатында эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә "Хәрби комиссариат - 95 ел" дигән медаль тапшырылды.

Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, районда хәрби комиссариат 1938 елда оеша. Сугышка кадәр комиссариатта 12 кеше, нигездә ирекле ялланган гражданнар хезмәт куя. Ул чорда транспорт вазыйфасын ике ат башкара - берсе хуҗалык кирәк-яракларына, икенчесе исә хәрби комиссариатның шәхси составын район буенча йөртү өчен җигелә. Сугышка кадәр дә, аннан соңгы елларда да комиссариатның эше тынып тормый, армия һәм флоттан демобилизацияләнеп кайтучыларны хәрби исәпкә алу, чит җирләрдә ятып калучыларның урыннарын ачыклау буенча күп эшләр башкарыла.

2009 елда район хәрби комиссариаты Генераль штаб указы нигезендә бүлек ( Татарстан Республикасының Кукмара районы буенча хәрби комиссариаты) итеп үзгәртелә. Соңгы елларда районда хәрби комиссар булып Гомәр Җиһаншин, Заһир Абдуллин, Анатолий Киселевлар эшли. Бүгенге көндә әлеге вазыйфаны Равил Гафиев алып бара.

Район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре армиягә чакырылучылар белән генә түгел, яшьләр, хезмәт узып кайтучылар, ветераннар, контракт нигезендә хезмәткә баручылар белән дә эш алып баралар. Узган ел контракт нигезендә районыбызның 20 егете киткән булса, быел 10 якташыбыз Ульян каласының һава десанты гаскәрләрендә, Чечен республикасында, Кизнерда, Казандагы хәрби частьләрдә хезмәт уза.

Бәйрәм уңаеннан хәрби комиссариатта хезмәт куючыларның барысына да сабырлык, саулык, уңышлар телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk