Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Бүген Кукмарада хоккей турнирын Совет хоккее легендасы Сергей Макаров ачты

Әлеге турнир Кукмара хоккееның 50 еллыгы уңаеннан үткәрелә

Бүген Кукмараның “Олимп” Боз сараенда Кукмара хоккееның 50 еллыгы уңаеннан шайбалы хоккей буенча турнир үтә.  Кукмара хоккеена 1968 елның 22 февралендә старт бирелә. Ул вакытта 2нче урта мәктәп укучыларыннан торган командалар арасында беренче тапкыр турнир үткәрелә. 1976 елда Кукмара 6нчы номерлы тегү фабрикасы коллективының физик культура рәисе Николай Саватеев ярдәме белән хоккей кирәк-яраклары сатып алына.

Хоккей сөючеләр белән берлектән әлеге чарада Совет хоккееның легендасы, СССРның атказанган спорт мастеры, ике тапкыр Олимпия чемпионы, сигез тапкыр дөнья чемпионы, Канада кубогы иясе, Төнге хоккей идарәсе әгъзасы Сергей Макаров та катнашты. Турнирда Татарстан прокуратурасы, Кукмараның ветераннар, Киров өлкәсе Сосновка шәһәренең “Витязь” һәм Апас районы командалары көч сынаша.

- Бүген без истәлекле вакыйга: Кукмара хоккееның 50 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге спортны үстерүдә үзләреннән зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, - дип,  район башлыгы Сергей Димитриев бәйрәмне ачып җибәрде. – Безнең “Олимп” боз сараенда 10 команда бу спорт төре белән шөгыльләнә. Шулай ук 20 авыл җирлегендә хоккей мәйданчыклары эшли.  Кыскасы, бездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Боз сараена хоккей капкасы, 50 кәшәкә һәм 50 пар тимераяк алу өчен сертификат тапшырылды.

Сергей Макаров шулай ук кукмаралыларны сәламләде:

- Күрәм, бирегә сез гаилә белән килгәнсез. Бу искиткеч. Мин бик шат: сезнең хоккей уйнар өчен спорт сараегыз бар. Сезгә сәламәтлек, күп уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk