Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшче төркем Кукмара районында социаль объектларны тикшерә

Бүген төркем Күкшел авыл җирлегендә булды.

Авыл җирлекләрендә социаль объектларның торышын, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген тикшерү максатыннан районда эшче группалар төзелде.

Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем бүген Күкшел җирлегендә булып, Мәчкәрә урта һәм коррекция-интернат мәктәпләрендә, Күкшел балалар бакчасында, медпунктларда, клубларда, кибетләрдә коронавируска каршы санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше, уку йортларының әзерлеге белән танышты.

«Авыл халкының иминлеге беренче чиратта урыннардагы социаль объектларда куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә, профилактик чараларның сыйфатлы башкарылуына бәйле», - дип билгеләп үтте Равия Каримуллина.

Комиссия шулай ук мәктәп яны бакчаларында оештырылган эшкә бәя бирде.

Фото: Гөлгенә Шәрипова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk