Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәя төшә! "Хезмәт даны" газетасына язылып кал!

Декада вакытында редакциягә килеп язучыларны бүләкләр көтә

“Хезмәт даны” газетасы 14 сентябрьдән соң үзенең тугызынчы дистәсен ваклауга кереште, киләсе елга ул, районыбыз белән беррәттән, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу еллар дәвамында районыбызның казанышлары, аның кешеләре, шатлыклы һәм аянычлы вакыйгалар, табышлар, югалтулар – боларны тагын бер кат барларбыз, искә төшерербез. Ул безнең үзебез өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә әһәмиятле.

Шуның өчен киләсе елга да бергә булсак иде, кадерле укучыларыбыз. Элемтәләрне югалтмас өчен форсат та чыгып тора: 3 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр 2020 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу декадасы игълан ителә. Бу чорда вакытлы матбугат чараларына, шул исәптән район газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Гадәти көннәрдә газетага  алты айга язылу бәясе 711 сум тәшкил итсә, ункөнлек дәвамында аңа 655 сум 56 тиеннән язылырга була. Әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, район газетасына язылып куйсак, киләсе ел өчен күңелебез тыныч торыр, элемтәләребез дә югалмас!

Газетага да языл, бүләк тә ал!

Декада чорында редакциягә килеп газетага язылучыларга истәлек бүләкләре тапшырылачак. Сезне үзебездә көтеп калабыз, кадерле райондашлар!   

 

*Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат - “Хезмәт даны” газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы – “Хезмәт даны” (“Трудовая слава”) газетасы редакциясе. Акциянең срогы - 03.10.2019 - 13.10.2019.  Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-60. Реклама. 16+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X