Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүләкләр өләшәбез: «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына язылучылар арасында Яңа ел акциясе старт алды

Газеталарга язылу турында квитанцияләр 24 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Ишетәсезме, урмандагы йомшак, мамыктай кар көртләре арасыннан әкрен генә зең-зең иткән кыңгырау тавышлары ишетелә: Кыш бабайның йомшак күңелле, тыңлаучан, шул ук вакытта көчле юлдашлары – ап-ак, мәгърүр атлары ерак юлга чыгарга тоякларын әзерлиләр. Чөнки Кыш бабайны чәчләренә чал кергән өлкәннәр дә, ак сакаллы Бабайны күргәч, аз гына шүрләп алып, әнисенең итәк астына качкан сабыйлар да, аның барлыгына әле дә икеләнеп торучы мәктәп баласы да көтә. Әйе, аннан һәркем могҗиза, бүләк, сюрприз көтә. Юкка гына кышкы могҗиза, кыш Бабай могҗизасы, юмарт бабай димиләр бит. Кичә генә Кыш бабай, үзенең резиденциясеннән шалтыратып, быел да «Хезмәт даны» газетасы белән хезмәттәшлеген дәвам итәчәген белдерде. Ягъни декабрь аенда район газетасына язылучылар арасында һәрберсе күңелгә хуш килә торган бүләкләр уйнатачагын җиткерде. Бүләкләрдән тыш, ике язылучыга үзенең махсус күчтәнәчле капчыкларын да калдырачагын әйтте. Әйдәгез, бәхетебезне сынап карыйк әле. Киттек, быелның соңгы, могҗизалы акциясен башладык!

Киләсе елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылучыларга бүләкләр:

- светодиодлы чыршы (1,8 метрлы);
- электр яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергече;
- юрган;
- таба;
- кер үтүкләү тактасы;
- сәгать;
- кер юу порошогы (9 килограмм);
- швабра;
- Кыш бабай күчтәнәчләре.

Акциядә катнашу өчен декабрь аенда газетага язылып, квитанция күчермәсен редакциягә юлларга кирәк. Телефон номерыгызны да күрсәтергә онытмагыз. Акциягә 24 декабрьдә йомгак ясалачак, җиңүчеләр очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнә.

Квитанцияләрне җибәрү өчен:

  • Вотсап номеры – 89869091543,
  • электрон адрес – hezmat_dani@mail.ru,
  • почта адресы – Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 39а, а/я 54.

3-13 декабрьдә «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына түбән бәядән – 707 сум 70 тиеннән язылырга мөмкин.

Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат – «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы – «Хезмәт даны» («Трудовая слава») газетасы редакциясе. Акциянең сроклары – 02.12.2020-24.12.2020.  Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-60. Реклама. 16+


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk