Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Атлар килә...

Көмеш дуга, җиз кыңгырау: Ел атлары килә пошкырып. Алтын дагалардан ут чәчелә, Килә алар ярсып, ашкынып. Яшь атлар бит, әле чыгымлыйлар: Өйрәнмәгән алар тәртәгә. Буран уйный тояк тигән җирдә, Ат елы бит, нинди мәртәбә! Ходай кушып, илләр тыныч булса, Җиһанымда булыр бәрәкәт. Атлар алар хезмәт яраталар, Ә шигаре - хәрәкәт!...

Көмеш дуга, җиз кыңгырау:

Ел атлары килә пошкырып.

Алтын дагалардан ут чәчелә,

Килә алар ярсып, ашкынып.

Яшь атлар бит, әле чыгымлыйлар:

Өйрәнмәгән алар тәртәгә.

Буран уйный тояк тигән җирдә,

Ат елы бит, нинди мәртәбә!

Ходай кушып, илләр тыныч булса,

Җиһанымда булыр бәрәкәт.

Атлар алар хезмәт яраталар,

Ә шигаре - хәрәкәт!

Камчыламыйк, каударламыйк атны,

Җайлап тартсын илнең сукасын.

Ат ул тартыр авыр йөкләрне дә -

Зирәк башлар тотсын нуктасын.

Юл бирегез, дуслар, атлар килә,

Алар хуҗа илем елына.

Атлар исән булсын, хезмәт шавы

Сүнмәс илдә еллар буена.

Галиәхмәт ГАТИН

фото: http://wallpapic.ru/animals/horses/wallpaper-31688

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk