Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Адай авылында хоккей ярышы үткәрелде

Анда Адай, Чишмәбаш, Олыяз, Сәрдекбаш, Аш-Буҗи һәм Саба районының Мишәбаш авылы командалары очрашты. 

Бүген Адай авылының хоккей командасы үзенең боз мәйданчыгында кунаклар кабул итте.  «Адай авылы хоккей командасы» кубогына үткәрелгән  хоккей ярышында Адай, Чишмәбаш, Олыяз, Сәрдекбаш, Аш-Буҗи һәм Саба районының Мишәбаш авылы командалары очрашты. 

Бу ярыш инде алтынчы мәртәбә үткәрелә. Аны оештыручы һәм башлап йөрүче Фирдүс Фәхретдинов, иганәче Фәнис Хәмәтдинов, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттәховлар командаларга имгәнүләрсез матур, гадел уен теләделәр. 

«Без яшь чакта мондый мөмкинлекләр юк иде, кадерен белегез. Ә без, үз чиратыбызда, ярдәм итәргә тырышырбыз», - диде Фәнис абый. 

Афәрин, егетләргә, чыннан да, шәп уен күрсәттеләр.  Аш-Буҗи командасы беренчелекне бирмәде, Адай - икенче, Мишәбаш егетләре өченче урынны яулады. 

Җанатарлар да кимен куймады, чын күңелдән үзенең командасына көч биреп торды. Клуб мөдире Фәния апа Хәбибуллина уенны матур итеп алып барды.

Моннан тыш, тәмле пылау, самавыр чәе дә һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk