Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ААлдынгылар бәйрәме

Район Мәдәният йортында узган уку алдынгылары слетына бик яхшы билгеләренә генә өлгерүчеләр, республика, Рәсәй күләмендә узган чараларда җиңү яулаучылар, спорт һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучылар, мөгаллимнәр чакырылган иде.

Тулы залны күргәч, тырыш, эзләнүчән, актив укучыларның елдан-ел артуына сөенеп куйдык. Димәк, интернет челтәре, телевизор экраннары барысын да үзенә җәлеп итеп бетермәгән, киләчәккә өмет бар икән әле... Бәйрәмне Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Глория" вокаль ансамбле башлап җибәрде. Ансамбльгә йөрүче балаларның дәртле җыр-биюләреннән кәефләр тагын да күтәрелеп китте. Юкка гына "Йолдызлык" балалар җыр фестиваленең зона турыннан беренче урын алып кайтмаганнар - киемнәре дә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары да югары профессиональ дәрәҗәдә!
Укучыларны, аларның әти-әниләрен, мөгаллимнәрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Җамалиева тәбрикләп, үзенең изге теләкләрен юллады. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров исә залда утыручыларны укучыларның төрле өлкәләрдә ирешкән уңышлары белән таныштырды, мөгаллимнәр, әти-әниләр белән бергәләп тырышканда гына тиешле нәтиҗәләргә ирешүнең мөмкинлеген ассызыклады.
Бәйрәмнән беркем дә бүләксез кайтмады. Һәр өлкә буенча җиңү яулаучыларга Дипломнар тапшырылды. Бөтенроссия, төбәкара бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясаучылар аеруча мактауга лаек. Манзарас урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Артем Бурцев "Туган як тарихы" Бөтенроссия конкурсында, Әбрар Кәримуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә призлы урыннар ала. Поч.Сутер, Кәркәүч урта мәктәпләреннән килгән Регина Костина, Индира Гайфуллина, Алия Шәйдуллиналар исә укучылар һәм студентларның Савин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә призлы урыннар яулыйлар. Айназ Халиков - Олыяз урта мәктәбеннән. Ул Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган төбәкара конференциядә лауреат була. "Авылның 100 талантлы баласы" акциясе стипендиатлары Нияз Мөхәмәтдинов (Кукмара 4нче урта мәктәбе), Гөлнара Абдуллина (Манзарас урта мәктәбе), Гөлфия Шаяхмәтовалар (Березняк урта мәктәбе) турында да җылы сүзләр әйтелде. Җиңүләрнең барысының да нигезендә, әлбәттә, укучы белән мөгаллимнең тырышлыгы ята. Шуның өчен әлеге чара укытучылар өчен дә чын мәгънәсендә зур бәйрәм иде.
Бүләкләүләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең җыр-биюләре алдынгыларга бәйрәм сәламе булып барып иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев