Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара эшмәкәрләре эчкерсез сөйләшүгә кушылды

Чара гражданнарны кабул итүдән башланды.

Район Мәдәният йортында «Эшмәкәрлек һәм хакимият. Эчкерсез сөйләшү» форматындагы очрашу узды.

Чара гражданнарны кабул итүдән башланды. Анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты. Районыбыз эшмәкәрләре аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

«Кукмара районы тулаем төбәк продуктында кече бизнес өлеше буенча алдынгыларның берсе булып тора. Биредә иң мөһиме: һөнәр-кәсепләр эстафета буларак буыннан-буынга яшьләргә тапшырыла. Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча институт ул – хакимият һәм эшмәкәрләрне бәйләүче җеп. Без сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер», - диде Фәрит Габделганиев.

Очрашуның икенче өлешендә спикерларның чыгышлары тыңланды. Алар районыбыз эшмәкәрләренә дөрес итеп алыш-биреш алып бару, үзмәшгульләргә үз продукцияләрен сату ысуллары, кризис чорында сатуны арттыру, салым режимын дөрес итеп сайлау, коррупциягә каршы коммерцияле оешмаларның катнашуы турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр. Эчкерсез сөйләшү сорауларга җаваплар бирү белән үрелеп барды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X