Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанның авыл медицина учреждениеләренә 2023 елда 1,8 меңнән артык җиһаз кайтарылган

Медицина учреждениеләрен югары технологик җиһазлар белән тәэмин итү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча алып барыла.

Татарстанның авыл җирлегендә урнашкан медицина учреждениеләренә 2023 елда 1805 берәмлек яңа медицина җиһазы кайтарылган. Шул исәптән, Азнакай, Нурлат, Саба һәм Сарман үзәк район хастаханәләре өчен 4 компьютерлы томограф сатып алынган. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

17 медицина учреждениесенә заманча маммографлар кайтарылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Маммографик аппарат сөт бизләренең югары сыйфатлы рентген сурәтен тәэмин итә: ул төгәл диагностика һәм яман шешне башлангыч стадиядә ачыклау өчен кирәк. Әлеге аппаратның югары җитештерүчәнлеге бүлектә күбрәк пациентны кабул итәргә мөмкинлек бирә, ә бу – скрининглы тикшеренүләр үткәргәндә аеруча мөһим, дип искәртәләр министрлыкта.

20 стационар рентген аппараты урнаштырылган, алар инде пациентларга хезмәт күрсәтә башлаган. Моннан тыш, кайбер сырхауханәләргә күчмә рентген аппаратлары һәм УЗИ аппаратлары (стационар һәм мобиль) сатып алынган.

Эндоскопия системалары белән Чүпрәле, Спас һәм Түбән Кама үзәк район хастаханәләре, шулай ук Кама Аланы район хастаханәсе тәэмин ителгән.

Республиканың 38 районындагы фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАП) автоматик дефибрилляторлар алыштырылган. Шулай ук ФАПларга сулыш алу аппаратлары (224 данә) кайтарылган.

Медицина учреждениеләрен югары технологик җиһазлар белән тәэмин итү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча алып барыла. Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев