Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында якынча 250 предприятие катнашты

Илкүләм проектта катнашкан предприятиеләрнең 4 509 хезмәткәре һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларын файдалану буенча укулар узды.

2023 елда Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 248 предприятие катнашты. Илкүләм проектта катнашкан предприятиеләрнең 4 509 хезмәткәре һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларын файдалану буенча укулар узды. Проектта катнашкан предприятиеләрнең 241 вәкиле «2021-2023 елларда җитештерүчәнлекнең лидерлары» идарәче кадрларны укыту программасын үтте. Әлеге мәгълүматларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итте, дип яза  «Татар-информ» МА.

Ведомствода шулай ук республиканың «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында 2024 ел азагына кадәр гамәлгә ашырылырга тиешле максатларын билгеләп үттеләр. Алар арасында — илкүләм проект чараларын тормышка ашыруга икътисадның чимал булмаган база тармакларындагы 252 предприятиене җәлеп итү; илкүләм проектта катнаша торган предприятиеләрнең 4 060 хезмәткәрен һәм төбәк командалары вәкилләрен хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү инструментларына өйрәтү; ел саен остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләре бәйгесен уздыру.

Министрлыкта искәртүләренчә, предприятиеләргә хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге Татарстанда предприятиеләргә адреслы ярдәм күрсәтә. Әлеге компетенцияләр үзәге ТР Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге базасында оештырылган һәм ул даими рәвештә илнең иң яхшы төбәк компетенцияләр үзәге бишлегенә керә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча бу компетенцияләр үзәге төбәк компетенцияләр үзәкләре рейтингында дүртенче урынны били. Компетенцияләр үзәге базасында практик тренинглар үткәрү өчен «Җитештерү процесслары фабрикасы» һәм «Офис процесслары фабрикасы» оештырылган. Фабрикаларда 2,1 меңнән артык кеше тренинг узган.

Мәгълүм булганча, 2023 елның июлендә Татарстан, Россия Федерациясе субъектлары арасында РФ Икътисади үсеш министрлыгы төзи торган хезмәт җитештерүчәнлеге рейтингында лидер төбәк буларак, «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумын уздыру урыны булды.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты Россия Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән, илдәге һәр төбәктә оешмаларның эшчеләре арасында югары җитештерүчәнлек һәм нәтиҗәлелек культурасын тудырып, Россия товарлары һәм хезмәтләренең көндәшлеккә сәләтен арттыру максатында 2018 елдан гамәлгә ашырыла. Ул ил буенча хезмәт җитештерүчәнлеген елына 5 проценттан да ким булмаган күрсәткечкә арттыру исәбенә икътисадны үстерү максатын тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk