Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда илкүләм проект буенча 11 млрд сумга 133 юл объекты ремонтланачак

Бу максатка 11 миллиард сумнан артык финанслар бүленгән.

2023 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 133 юл объекты ремонтланачак. Бу максатка 11 миллиард сумнан артык финанслар бүленгән, аларның 4,6 миллиарды – федераль бюджеттан, ә 6,4 миллиарды Татарстан бюджетыннан юнәлдерелә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Министрлык мәгълүматлары буенча, төбәк әһәмиятендәге 221,8 километр юл ремонтланачак. Аларны яңарту 1,9 миллиард сумга төшәчәк. Болар төбәк һәм җирле әһәмияттәге гомуми кулланышта булган юллар: Казан – Шәмәрдән, Чаллы – Сарман, Апас – Тәтеш, Базарлы Матак – Мамык һ.б арасындагы юл участоклары.

Быел Казан агломерациясендәге юлларны ремонтлауга 3,3 миллиард сумнан артык финанслар бүлеп бирү каралган. Мәсәлән, башкаланың Авиатөзелеш районында 6 урамда – барлыгы 2,9 километр юл участоклары төзекләндереләчәк. Алар: Айдаров урамында – 0,3 километр (Ленинград урамыннан Лукин урамына кадәр), Вересаев урамында – 0,4 километр (Пржевальский урамыннан Ударная урамына кадәр), Камчатская урамында 0,8 километр (Пржевальский урамыннан Шоссейнаяга кадәр), Ленинград урамында 0,3 километр (Максимов урамыннан Пржевальский урамына кадәр), Пржевальский урамында 0,6 километр участокта (Вересаев урамыннан Камчатская урамына кадәр), Ударная урамында  0,5 километр (Вересаев урамыннан Камчатка урамына кадәр) озынлыктагы участоклар. 

Илкүләм проект буенча Казанның Яңа Савин районында исә Адоратский урамындагы 0,4 километр юл участогы (Ямашев урамыннан Четаев урамына кадәр), ә Мәскәү районында өч объект (Городская урамында 0,4 километр, Коләхмәтов урамында 1,3 километр, Хәсән Туфан урамында 0,75 километр озынлыктагы участоклар) яңартылачак. Совет районының Самосыр бистәсендәге Тынычлык урамында – 2 километр, Идел буе районының Аркылы Отар һәм Үзәк Отар урамнары буенча да (Көньяк Сәнәгать урамыннан Отар бистәсенең Үзәк урамына кадәр өлештә) 2 километр юл участогы ремонтланачак.

Чаллы агломерациясендә 22,8 километр юлларда ремонт ясалачак. Шул исәптән: Вахитов проспекты буенча (Сөембикә проспектыннан Машина төзүчеләр урамына кадәр) – 2,6 километр һәм Хәсән Туфан проспекты буенча (Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр) 1,5 километр участокта. 

Шулай ук подрядчы оешмалар Зәй районында «Чаллы – Зәй – Әлмәт» автомобиль юлының 62,6 километрдан алып 65,5 километрына кадәр участогын ремонтлаячак. Сарман районында «Чаллы – Сарман» юлының 29,8 километрдан 30,9 километрга һәм 39,3 километрдан 42,3 километрга кадәр, «Чаллы – Сарман» юлының Тукай районы Теләнче-Тамак авылы янында 0дән 5,1 километрга кадәр участоклары төзекләндереләчәк.

Түбән Кама агломерациясендә 2023 елда 2,2 километр юл участокларын ремонтлау планлаштырыла. Мондагы эшләр 480 миллион сумга бәяләнә. Бу акчалар Вахитов проспекты буенча Соболеково урамыннан алып Химиклар проспектындагы боҗрага кадәр – барлыгы 1,4 километр юл участогын рәткә китерүгә тотылачак. Вокзал урамында – Корабельная урамы боҗрасыннан алып Вокзал урамы – Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәр – барлыгы 0,7 километр озынлыктагы юл участогына да капиталь ремонт ясау каралган.

Юллар салудан тыш, быел Татарстанда 2 мең метрдан артык озынлыктагы 31 күпер кулланышка тапшырылачак. Болар, мәсәлән, Әлмәт районында – Дала Зәе елгасы, Чирмешән районында – Олы Чирмешән елгасы, Балык Бистәсе районында Кече Шомбыт елгасы аша уза торган күперләр.

Илкүләм проект буенча интеллектуаль транспорт системаларын кулланышка кертү дә дәвам итәчәк. Бу юлы федераль бюджеттан әлеге программага 224,3 миллион сум бүленгән. Алар «Татарстанның транспорт системасы белән идарә итү бердәм платформасы» өчен җиһазлар һәм мәгълүмат иминлеген тәэмин итү чараларын сатып алуга, юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын үстерүгә тотылачак.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk