Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 1400 гектар урманнар утыртылган

Орлыкларны иң күп әзерләү буенча лидерлар рәтендә – Мамадыш, Минзәлә һәм Саба урман хуҗалыклары.

Быел Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проекты буенча 1400 гектар мәйданда урманнар торгызылган. Шул исәптән, 1295 гектарда – урман культуралары, ә 105 гектарда яңа урманнар утыртылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

2021 елның ахырына кадәр республикада 3855 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак.

Ел башыннан урман хуҗалыклары урманда үсә торган төп токымнарның 702 килограмм орлыгын әзерләгән. Шул исәптән, 378 килограмм – наратлар, 207 килограмм – наратлар, 22 килограмм –карагайлар, 25 килограмм юкәләр орлыгын.
Орлыкларны иң күп әзерләү буенча лидерлар рәтендә – Мамадыш, Минзәлә һәм Саба урман хуҗалыклары.

фото: «Татар-информ» архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X