Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда 46 мәктәп компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәк

Финанслау күләме 82 млн сумнан артык булачак.

2022 елда Татарстанның 46 мәктәбе һәм 6 һөнәри белем бирү оешмасы «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәк. Финанслау күләме 82 млн сумнан артык булачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Хәзерге вакытта «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Алабуга» МИЗ территориясендә балалар өчен «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәген булдыру буенча эш алып барыла, дип искәрттеләр ведомствода.

Үзәктә студентлар «Кибергигиена һәм зур күләмле мәгълүмат белән эшләү», «Мобиль эшләнмә», «Системалы идарә итү», «Роботларны программалаштыру», «Python системасында программалаштыру» һәм башка юнәлешләр буенча гамәли күнекмәләр алачак. Белем бирү үзәгенең мәйданы мең квадрат метрдан артып китәчәк. Финанс ярдәме күләме 17 млн сумнан күбрәк тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk