Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 105 медицина учреждениесе ремонтланачак

Капиталь ремонт 20 сырхауханә, 9 табиб амбулаториясе һәм 76 фельдшер-акушерлык пунктында үткәреләчәк.

2024 елда Татарстанда 105 беренчел звено медицина учреждениесе ремонтланачак. Әлеге эшләргә финанслар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча бүленә, дип яза «Татар-информ».

Капиталь ремонт 20 сырхауханә, 9 табиб амбулаториясе һәм 76 фельдшер-акушерлык пунктында үткәреләчәк, дип ачыклык керттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» проекты буенча ремонт эшләре 7 сырхауханәдә башланган инде. Шулай ук 2 табиблык амбулаториясе һәм 34 фельдшер-акушерлык пунктында да ремонт бара.

Үткән ел республиканың берничә районында гамәлдәге медицина учреждениеләренең 117 бинасы яңартылган.

Модернизация программасының бурычы — беренчел медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту һәм үтемлеген тәэмин итү. РФ Президенты Владимир Путин аны илдә 2030 елга кадәр озайту турында карар кабул итте.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла һәм алар 2024 елда төгәлләнә. 2023 елның 21 декабрендә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында дәүләт башлыгы яңартылган программалар төзергә һәм тормышка ашыра башларга йөкләмә бирде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk