Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларга 628 миллион сумнан артык акча тотылачак

Бу сумманың 202 миллион сумы республика бюджетыннан бүленә.

Татарстан Республикасында быел мәгариф өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 628 миллион сумнан артык акча тотылачак. Бу сумманың 202 миллион сумы республика бюджетыннан бүленә, дип яза «Татар-информ» МА.

Дәүләт финанслары «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп», «Цифрлы белем бирү мохите» һәм «Һәр баланың уңышы» проектларын тормышка ашыруга тотылачак.

Шулай ук Казандагы «Салават күпере» торак комплексында 1224 балага исәпләнгән мәктәп төзелеше башланачак. Татарстан Хөкүмәте Мөслим һәм Саба районнарындагы мәктәпләрдә спорт залларын да ремонтлаячак.

Илкүләм проект кысаларында, 2021 елда Татарстанның авыл мәктәпләрендә 114 «Үсеш ноктасы» үзәкләре оештыру, Казанның 98нче мәктәбе базасында «Кванториум» балалар технопаркын ачу, Казанда коррекцияле ике мәктәпнең матди-техник базасын яхшырту, шулай ук 26 белем бирү оешмасында (шул исәптән, 23 мәктәп һәм 3 урта һөнәри белем бирү оешмасы) компьютер һәм презентация җиһазларын яңарту планлаштырыла.

Республикада илкүләм проектлар ярдәмендә моңа кадәр 110 белем бирү оешмасы заманча укыту һәм компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән иде.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан тормышка ашырыла башлады. Илбашы әлеге проектларның максатларын 2020 елның 21 июлендә имзалаган 474нче указы белән билгеләде. Аны «май указы» дип тә атыйлар.

фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X