Мамадыш—Кукмара юлында төзекләндерү эшләре бара
Юл ремонты «Инфраструктура» илкүләм проектының автоюлларны һәм ясалма юл корылмаларын норматив хәлгә китерүгә юнәлдерелгән программа буенча башкарыла.
Мамадыш—Кукмара юлында (Әсән-Елга авылы тирәсеннән алып Өлге ягулык салу станциясенә кадәр) төзекләндерү эшләре бара. Юл ремонты «Инфраструктура» илкүләм проектының автоюлларны һәм ясалма юл корылмаларын норматив хәлгә китерүгә юнәлдерелгән программа буенча башкарыла.
Төзек, көзге кебек шома юлдан җилдерү шундый рәхәт. Әмма без күп вакыт тормыш артериясен мондый хәлгә китерү, юл йөрүчеләргә уңайлыклар тудыру өчен никадәр зур хезмәт керүен, тир түгелүен уйлап та карамыйбыз. Юлның һәр чакрымы саен тонналап вак таш салына, кайнар битум агызыла, асфальт түшәлә, каток белән тигезләнә... Боларның һәммәсе — көннәр буе эссе кояш астында эшләп, бит-куллары кара янган, юл төзелешендә хезмәт куючы ир-егетләрнең тырышлыгы.
«Мамадыш—Кукмара юлының Әсән-Елга авылы тирәсеннән алып, халык телендә Өлге ягулык салу станциясе дип йөртелүче участок арасындагы юл өслеге бик начар хәлгә килгән, уемнар, батынкы урыннар юл һәлакәте килеп чыгу куркынычы тудыра иде. Узган шимбәдә җәмгыять хезмәткәрләре төп юл ремонтына кереште һәм берничә көн эчендә шактый эш башкарырга да өлгерде», — ди «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Зарипов.
Без килгәндә, әлеге участокта нинди генә төр техника юк иде! Йөк автомобильләре заводтан бер-бер артлы кайнар асфальт-бетон катнашмасы ташый, махсус җайланма алар бушаткан асфальтны юлга җәя, катоклар исә өслекне тигезли, ныгыта.
«Һәркемнең үзенә йөкләнгән эше билгеле. Шуның өчен бер дә тик торган юк, тиешле вакытка эшне төгәлләү өчен бар тырышлыкны куябыз. Биредә барлыгы 1,315 чакрым юл яңартылачак. Безнең бурыч: иске асфальт тигез итеп кырып алынган өслеккә, проект-смета документлары таләпләренә туры китереп, ике кат яңа асфальт түшәү», — ди җәмгыятьнең юл мастеры Инсаф Хәсәнов.
Җәмгыятьнең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, транспорт агымы зур булганлыктан, биредә эш ике өлешкә бүлеп башкарыла. Иң элек юлның бер яртысы, икенче көнгә икенчесе яңартыла. Кара-каршы килүче автомобильләрне исә юлдан чиратлап уздыралар.
«Кайнар асфальт өслегенә техниканы кертеп булмый бит, суынсын өчен, билгеле бер вакыт үтәргә тиеш. Шуның өчен эш вакытында бераз бөкеләр дә ясала. Әмма бу вакытлы күренеш кенә. Тигезләү өслегенә асфальт салганнан соң, икенче этапта юлга вак таш—мастикалы асфальт—бетон катнашмасы түшәлә. Эш төгәлләнгәч, юл читләрен ныгыту өчен, кырып алынган иске асфальт һәм вак таш катнашмасын салып, ныгытып чыгачаклар. Ремонт барган чорда руль артына утыручылардан юл ремонты барышын күрсәтүче билгеләргә игътибар итүләрен, тизлекне саклауларын сорыйм», — ди Рөстәм Зарипов.
Юл төзелеше хезмәткәрләренең эше бик тыгыз булса да, йөк автомобиле шоферы Айнур Маулин безнең белән аралашырга бераз вакыт тапты.
«20 елдан артык йөк автомобиле руле артында инде мин. «Татавтодор» җәмгыятендә исә өченче елымны эшлим. Төп эшем чимал (вак таш, ком, асфальт һәм башка кирәк-яраклар) ташудан гыйбарәт. Хәзерге вакытта юл яңартылучы кишәрлеккә заводтан асфальт алып килеп торам. Безне еш кына командировкаларга да җибәрәләр. Узган ел Минзәлә, Апас якларында эшләдем. Хезмәтем ошый, шуның өчен үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китермим. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышам, "сәлам хатлары"ның килгәне юк. Әмма юлда төрле хәлләргә тап буласың. Хәзер җиңел автомобиль шоферлары арасында "текә«ләр күп. Үзләреннән алдагы автомобильне узып, йөк автомобиле каршына кинәт килеп керүчеләр дә юк түгел. «Тормоз» педаленә бассаң да, йөк төялгән 47 тонналы автомобильне тиз арада туктатам, димә. Шөкер, моңарчы исән-имин йөрдек, алга таба да шулай булсын«, — ди ул.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев