Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Кукмарада өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе эшли

Программа «Демография» милли проектының «өлкән буын» проекты кысаларында тормышка ашырыла.

2018 елдан башлап, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, «Өлкән буын» федераль, «Демография» илкүләм проектлары кысаларында, «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе эшли башлады. Мәктәпнең максаты - инвалидларны, өлкән яшьтәге авыр хәлле гражданнарны өй шартларында карауның сыйфатын күтәрү.

Әйе, инвалидларны, урын өстендә ятарга мәҗбүр булган өлкәннәрне, гомумән, физик мөмкинлеге чикле кешеләрне тәрбияләү - олы хезмәт. Ул караучыдан, шул ук вакытта авыр хәлдә калган кешеләрдән дә зур сабырлык, түземлек сорый. Шуңа күрә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»нең бу даирәдәге кешеләргә ярдәме искиткеч зур. «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең бүлек мөдире Алсу Хаҗиеваның сүзләренә караганда, алар әлеге технология нигезендә авыруларны дөрес тәрбияләргә өйрәнә.

«Караучы кеше - табибның беренче һәм якын ярдәмчесе: ул аның барлык күрсәтмәләрен төгәл үтәргә, авыруның гомуми торышын җентекләп күзәтергә һәм гади процедураларны үти алырга тиеш. Бу авыруларның газапларын киметеп кенә калмый, ә күпмедер дәрәҗәдә тернәкләнергә  ярдәм итәчәк. Өлкәннәр яки инвалидларның биш процент кына булса да физик мөмкинлеге бар икән, аны селкенергә, хәрәкәт итәргә, мускулларын эшләтергә мәҗбүр итәргә кирәк, югыйсә, алар тулысынча атрофияләнә. Мәсәлән, ашаганда махсус кашыклар, чәнечкеләр кулланырга була. Гомумән, кеше үзе нәрсә дә булса эшләргә өйрәнә икән, аның үз-үзенә ышанычы арта, кәефе күтәрелә, алга таба яшәргә ышанычы барлыкка килә», - диде ул.

Авыруларны карарга, тәрбияләргә өйрәнү өчен, үзәктә барлык шартлар да тудырылган: махсус җиһазландырылган кабинетта бөтен кирәк-яраклар да бар. Әлеге кабинетны җиһазландыру 100 мең сумнан артыкка төшкән. Анда карават, тәгәрмәчле йөрергә өйрәнү җайланмалары (ходункилар), протез аяклар өчен ходункилар, махсус матрас, авыруны күчерү өчен шома пеленкалар, авыруны караваттан креслога күчереп утырту, юындыру өчен җайланмалар һәм башка бик күп кирәк-яраклар урын алган. Аларның һәркайсын мәктәптә укулар вакытында кулланалар. Өстәвенә, бу җиһазлар - күчмә, кирәк икән, белгечләр алар белән өйләргә дә барып өйрәтә ала, ияләнгән мохиттә дәресләр үтемлерәк тә булырга мөмкин, дип аңлаттылар.

Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә. Аны шәфкать туташы Раушания Борһанова алып бара, шулай ук айга бер тапкыр табиб Рашат Җиһаншинны чакыралар. Дәрес барышында тәрбиягә мохтаҗ кешеләрнең сәламәтлеген контрольдә тотарга, өзлегүләрне кисәтергә, дезинфекция ясау алымнарына, медицина күнекмәләре, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, дөрес психологик кәеф булдыру принципларына өйрәтәләр. Шулай ук техник тернәкләндерү чараларын куллану буенча гамәли күнекмәләр бирәләр.

Моннан тыш, мәктәпкә йөрүчеләр өчен психолог дәресләре дә каралган. Чөнки күп кешеләрдә, авыруларны озак карау сәбәпле, стресслар, депрессияләр килеп чыгарга мөмкин. Мондый халәтне булдырмый калырга һәм бетерергә кирәк, дип сөйләде бүлек мөдире. Шуңа күрә дәресләрнең темалары һәр төркем укучылар өчен шәхси якын килеп төзелә.

Дәресләр исә бушлай оештырыла. Бары тик моның өчен «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә шалтыратып язылырга кирәк. Әлеге технология эшли башлаганнан бирле 60 социаль хезмәткәр һәм авыру туганын караучы җиде кеше өйрәнүләр узган.

Өйрәнүләр узарга теләге булган райондашларга «Тылсым» социаль хезмәт күрсәтү үзәге сезгә ярдәм итәргә әзер. Адресы: Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 63нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 8(84364)2-84-37.

Зоя ФЕДОРОВА, Кукмара:

Мин үткән ел очраклы гына «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе турында ишеттем. Шуннан соң анда язылып, өйрәнүләр узарга булдым, чөнки егерме елдан артык беренче төркем инвалид кызым Светлананы тәрбиялим. Физик мөмкинлеге чикле кешеләрне тәрбияләү - физик һәм психологик яктан бик авыр хезмәт. Буй җиткән баланы күтәрергә, бер урыннан икенчесенә күчерергә туры килә. Ә бу эшләрне дөрес итеп башкармасаң, баланың һәм үзеңнең дә сәламәтлегеңә зыян килергә мөмкин. Мин берничә тапкыр тернәкләндерү үзәгендә дәресләр уздым, аннан соң белгечләр өйгә килеп өйрәтте. Кызым Светлана да кунакларны шатланып кабул итте, чөнки ул аралашырга бик ярата, кеше килсә сөенә. Моңа кадәр мин физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне күчерү өчен пеленка һәм башка шундый уңайлы җайланмалар бар икәнен белми дә идем. Әлеге курслардан соң аларның кайберләрен сатып алдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X