Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Кукмара районыннан Айгөл Сәмигуллина кул эшләнмәләрен Россиядә генә түгел, чит илгә дә сата

Кукмара районыннан Айгөл Сәмигуллина илкүләм проект кысаларында бәйләү өчен җеп, фурнитура, оверлок машинасы сатып алган. Ул кул эшләнмәләрен Россиядә генә түгел, чит илгә дә сата

Кукмара районы Вахит авылыннан танылган блогер, күп балалы әни Айгөл Сәмигуллинаны белмәгән кеше сирәктер. Социаль челтәрләрдә аның блогын бөтен республикага гына түгел, россиянең төрле төбәкләренә сибелгән 16 меңнән артык кеше күзәтеп бара. Ул анда гади авыл тормышын, аның рәхәт, матур якларын күрсәтә. Алар ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр, мөгезле эре терлек, сарыклар, кош-корт асрап көн күрәләр. 


Айгөл буш вакытларын да файдалы, үзенә ошаган хезмәт белән үткәрергә тырыша. 2019 елда ул социаль контракт рәсмиләштерү өчен район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм халыкның үзмәшгульлеген үстерүгә юнәлдерелгән, Татарстанда тормышка ашырылучы "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проект кысаларында, бәйләү өчен җеп, фурнитура, оверлок машинасы сатып ала.

- Без - гади авыл гаиләсе. Үз йортыбыз белән яшибез, ирем хуҗалыкта эшли. Бәйләү – ул минем хобби. Төрле киемнәр: башлык, свитер, жилетлар бәйлим, итекләргә төрле рәсемнәр чигәм. Кул эшләнмәләремне махсус сайт аша сатуга куям. Әкренгә алалар: берничә тапкыр Италия, Америкага җибәрдем. “Минем салым” мобиль кушымтасы аша үзмәшгуль булып теркәлдем. Кул эшен бик яратсам да, көндәлек мәшәкатьләр белән вакыт җиткереп булмый, - диде Айгөл. - Социаль контрактны рәсмиләштерү бер дә авыр булмады. Район социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт куючы белгечләр дә бик теләп ярдәм иттеләр. Беренче тапкырында сорашып-белешеп кайттык, аннан соң документларны тапшырдык. Кул эшләнмәремне дә алып килеп күрсәттем, сөйләдем, үзләре дә безгә килделәр. Бик уңайлы булды, акчасы да тиз күчте, озакка сузмый кирәк-яракларны алып та куйдык. Гади халык өчен шундый проектлар булдырганнары өчен рәхмәт, исән-сау эшләргә язсын. 

Йолдыз ВАФИНА, “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече:

Россия Федерациясендә аз тәэмин ителгән гражданнар дәүләттән ярдәм алу мөмкинлегенә ия. Ә социаль контракт шундый ярдәм төрләренең берсе булып тора. Аның нигезендә аз керемле гаилә белән халыкны социаль яклау органнары арасында килешү төзелә. Ул аз керемле гражданнарны катлаулы матди хәлдән чыгаруга юнәлдерелгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев