Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Кукмара районында биокалдыкларны утильләштерү проекты эшли башлады

Үлгән хайваннарның хуҗалары районның дәүләт ветеринария хезмәтенә шалтырата ала.

Хәзер хуҗалыкта үлгән малларны махсус техника җыя башлый икән, дип ишеттем. Бу безнең районга да кагыламы, шул турыда тулырак аңлатсагыз иде. Моның өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Васыйл, Кукмара

Әлеге сорауга район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат КӘРИМУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды:

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан “Экология” илкүләм проекты тормышка ашырыла. Проектның төп бурычы - каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру, чүплекләрне бетерү һәм алар урнашкан территорияләрне рекультивацияләү, шулай ук күмү тыелган барлык җитештерү һәм куллану калдыкларын икенчел эшкәртү өчен шартлар тудыру.
2020 ел башыннан Татарстанның 19 районында биологик калдыкларны утильләштерү проекты гамәлгә ашырыла башлады. Үлгән хайваннарны Алабуга районында урнашкан “Сария Био-Индастрис” заводына озаталар.
Быел 17 район биокалдыклар җыю өчен контейнерлар һәм махсус автотранспорт белән тәэмин ителәчәк. Ә киләсе елда проект республиканың барлык районнарында да гамәлгә ашырылачак.
Безнең районда да биологик калдыкларны утильләштерү проекты эшли башлады. Аның нигезендә үлгән хайваннарның: мөгезле эре терлек, ат, сарык, кәҗә, кош-корт (эт-мәче керми) хуҗалары 2-76-04 телефоны буенча район дәүләт ветеринария хезмәте диспетчерына шалтырата ала. Бүгенге көндә биокалдыкларны җыю өчен контейнер һәм махсус автотранспорт кайтартылды, аларның документлары тәртипкә китерелде.

 

фото:  «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk