Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Кукмара районында 94 социаль учреждениегә оптика буенча интернет кергән

Татарстан Республикасында әлеге проектның операторы – «Таттелеком» җәмгыяте.

2021 елда Кукмара районында «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасы кысаларында социаль әһәмияткә ия 94 объектка оптика төзү эшләре тәмамланган. Бу хакта Кукмара муниципаль районы порталында хәбәр ителә.

Алар арасында 45 фельдшер-акушерлык пункты, 24 дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары объектлары, 12 китапханә, 10 мәдәни-ял үзәге, ике янгын посты һәм Росгвардия объекты бар.

Милли программа кысаларында районда 2019 елда - 9, 2020 елда - 19 объект интернетка тоташтырылган иде. Татарстан Республикасында әлеге проектның операторы – «Таттелеком» җәмгыяте.

«Кукмара районының социаль әһәмиятле объектларын оптикага тоташтыру проекты безнең өчен соңгы ике ел ярым дәвамында өстенлекле булды. Аны гамәлгә ашыру өчен без кадрлар һәм техник ресурсларны максималь файдаландык. У катлаулы һәм масштаблы эш иде, без аны уңышлы һәм үз вакытында төгәлли алдык», – дип билгеләп үтте «Таттелеком» җәмгыятенең Кукмарадагы элемтә бүлеге җитәкчесе Руслан Мифтахов.

Ерак районнарны цифрлаштыру халык өчен заманча онлайн-сервисларга тоташу мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, медицина учреждениеләренә кабул итүгә пациентларның дистанцион язылуы, төбәк һәм федераль клиникалардагы коллегалары белән видеоэлемтә сеансларын оештыру, белем бирү учреждениеләрендә балалар өчен онлайн режимда түгәрәкләр һәм өстәмә дәресләр уздыру, шулай ук документлар белән оператив алмашу һәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану.

фото: kukmor.tatarstan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk