Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Фаразлар буенча быел республикада цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү 70 процент булачак

Федераль проектта 2024 ел дип билгеләнүгә карамастан, Татарстан кайбер күрсәткечләргә иртәрәк ирешергә ниятли.

Татарстан Республикасында 2020 елга дәүләт хезмәтләренең 70 проценты цифрлы форматта булуына ирешү ниятләнә. Хәзер бу сан 42,5 процент дәрәҗәсендә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин җиткерде.

Айрат Хәйруллин Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырыла.

«Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектының төп бурычы булып 2024 елга иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 100 процент дәрәҗәдә кешенең шәхси катнашыннан башка күрсәтелерлек шартлар тудыру, гражданнар, бизнесның дәүләт белән элемтәсе 70 процент дәрәҗәдә цифрлы рәвештә булуы тора. «Бу шактый мөһим бурыч, түрәләр катнашы, тәэсире мөмкин кадәр киметелергә тиеш», — диде министр Айрат Хәйруллин.

Республикада кайбер күрсәткечләргә билгеләнгән вакытлардан иртәрәк – 2022 елда ук ирешелергә мөмкин. Ул моның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч булуын искәртте.

«Цифрлы икътисад» проектының мөһим юнәлешләренең берсе — цифрлы дәүләт идарәсен үстерү. Бу республикада дәүләт, муниципаль хезмәтләр өчен бердәм платформа булдыруны, дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыруны күздә тота.

фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk