Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

«Экология» илкүләм проекты ярдәмендә урман янгыннарын сүндерә торган яңа станцияләр барлыкка киләчәк

Татарстан Республикасында урманнар биләгән территорияләрнең гомуми мәйданы 1 миллион 271 мең гектарны тәшкил итә, урманлык — 17,5 процент.

2020 елда республикада «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыклары базасында ике яңа урман янгынын сүндерү станциясе барлыкка киләчәк. Ул «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Шулай ук быел урман янгыннарын сүндерү өчен 12 берәмлек техника һәм җиһазлар - тугыз янгын сүндерү автоцистернасы, кече урман-патруль комплексы һәм янгынга каршы югары басымлы җайланма сатып алыначак.

Бүгенге көндә урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыклары карамагында эшләүче II типтагы 18 урман янгынын сүндерү станциясе һәм Татарстанның «Урман янгынын сүндерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе карамагында эшли торган III типтагы 5 урман янгынын сүндерү станциясе тәэмин итә.

Татарстан Республикасында урманнар биләгән территорияләрнең гомуми мәйданы 1 миллион 271 мең гектарны тәшкил итә, урманлык — 17,5 процент.

Татарстанда 2011 елдан бирле урман янгыннары теркәлгәне юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk