Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

2023 елда Татарстанда илкүләм проектлар буенча 11 мәктәп һәм 47 ФАП төзеләчәк

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла.

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында 11 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы (икесе дә Казанда) төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Бүгенге көндә мәктәпләрне төзү эшләре 34 процентка башкарылган. Узган ел төзелә башлаган балалар бакчасында исә ул – 50 процентка, ә яңа бакчада 8 процентка үтәлгән.

Моннан тыш, «Сәламәтлек саклау» өлкәсендәге ике программа буенча Татарстанның 42 районында 47 ФАП төзелешен төгәлләргә планлаштырыла. Әлегә бу эшләр 13,5 процентка башкарылган. Ике сырхауханәдә дә эшләр туктап тормый – бүгенгә төзелеш-монтажлау эшләре күләме 39 процентны тәшкил итә, дип хисап бирделәр министрлыкта.

«Мәдәният» өлкәсендәге ике программа буенча республикада 7 район һәм авыл мәдәният йортлары төзелер һәм төзекләндерелер дип көтелә. Объектларның әзерлеге 66 процентка җиткән.

Шулай ук коммуналь инфраструктураны яңарту өлкәсендә «Торак» федераль проекты буенча биш объектта эшләр башланган: аларның үтәлеше 37 процентны тәшкил итә.

«Экология» илкүләм проекты буенча Казанда биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү дә дәвам итә – андагы эшләрнең үтәлеше 56 процент булган. Татарстан башкаласында ләм кырларын рекультвацияләү – 49 процентка, Түбән Кама сусаклагычында Озерное нефть ятмасының файдаланылмый торган торба үткәргечләрен сүтү эшләре – 18 процентка, Казанның Самосыр полигонын рекультивацияләү 59 процентка башкарылган.

«Табигый ресурсларны җитештерү һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистә янында Куйбышев сусаклагычы яр буйларын ныгыту дәвам итә: планлаштырылган эшләр хәзергә 78 процентка үтәлгән.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла.

фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk