Реклама
Әлеге ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында грантлар, субсидияләр һәм йөкләмәләр рәвешендә бирелде.
2021 елда Татарстанда 1769 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 3,2 млрд сумлык ярдәм алды. Әлеге ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында грантлар, субсидияләр һәм йөкләмәләр рәвешендә бирелде. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Узган ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр 344,9 млн сумлык грантлар һәм субсидияләр рәвешендә ярдәм алды. «Агростартап» конкурсы нәтиҗәләре буенча 60 фермер һәм 41 кооператив ярдәм алды.
Моннан тыш, 2021 елда 17732 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 168,3 млн сумлык мәгълүмати-консультацион ярдәм алган.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз