Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Госалкогольинспекция

Татарстанда быел 13 мең литр ялган аракы әйләнештән алынган

2018 елда законсыз алкоголь әйләнеше белән бәйле 35 җинаять ачыкланган.

2018 ел башыннан республикада 13 мең литр ялган аракы һәм составында спирт булган продукция законсыз әйләнештән алынган. Бу хакта бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта хәбәр ителде булды.

“Ел башыннан ТР Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре трафыннан 4 024 алкоголь базары, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 70 579 автомобиль тикшерелде. Законсыз әйләнештән 13 184 литр ялган аракы һәм составында спирт булган продукция сатудан алынды”, – диде ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин.

2018 елда законсыз алкоголь әйләнеше белән бәйле 35 җинаять ачыкланган.

“Узган ел Россиянең кайбер субъектларында гражданнар күпләп агуланды. Ничек кенә яңгырамасын, республика халкы суррогат аракы эчеп агуланмасын өчен, Татарстанда сыйфатлы аракы белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Татарстанга керүче рәсми булмаган контрафакт эчемлек каналларын ачыклау – безнең бурыч. Бу планда инде без биш еллап эш алып барабыз”, – диде идарә тармагы башлыгы.

Илдар Сафиуллин шулай ук идарәнең Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелүгә өлеше барлыгын әйтте.

“ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Дәүләт Советы аркылы, Җинаять кодексын камилләштерү өлкәсендә дә җитди эшли. Без 5 ел эчендә ялган аракы эшли торган төркемнәрне дә ачыклый алдык”, – диде идарә башлыгы.

 “Татар-информ”, Чулпан Шакирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk