Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Госалкогольинспекция

Кукмарада ике кешедән спиртлы эчемлек алынган

Әлеге хәл уңаеннан полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, нәтиҗәсе буенча процессуаль карар кабул ителәчәк

Район эчке эшләр бүлеге алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше буенча җинаятьләрне булдырмау һәм ачу кысаларында исерткеч эчемлекләрне законсыз сатуларга юл куймауга юнәлтелгән чараларны һәрдаим үткәреп тора. Әйтик, шушы көннәрдә полиция хезмәткәрләре Лубян авылында яшәүче Л. исемле кешедән спиртлы 0,5 литр эчемлек алдылар, әлеге эчемлек хәзерге вакытта тикшерү үтә.

Моннан тыш, Починок Кучук авылында яшәүче С.тан 0,5 литр спиртлы эчемлек алынды. Әйтергә кирәк, әлеге гражданин кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган спиртлы сыеклыкларны сату ярамаганлыгы турында полиция хезмәткәрләре тарафыннан кисәтелгән иде инде. Хәзерге вакытта алынган алкоголь продукциясе экспертизага җибәрелде. Әлеге хәл уңаеннан полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, нәтиҗәсе буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Шуны истә тотарга кирәк: кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган алкогольле эчемлекләрне саткан өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.

Ялган эчемлекләрне сатып алу бүгенге көндә сәламәтлек өчен аеруча куркыныч, чөнки аларны ясау өчен сыйфатсыз сыеклыклар кулланыла. Шулай ук мондый эчемлекләрне җитештерү өчен метил спирты файдаланыла, аның белән агулану үлемгә китерә.

Хөрмәтле райондашларыбыз! Алкоголь продукциясен  законсыз сату очраклары турында район эчке эшләр бүлегенә 2-65-35 яки 02 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Сергей ПАХОМОВ, Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлегенең өлкән оперуполномоченные

Фото: Ильнар Тухбатов, "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk