Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йомырка белән кәбестә пирогы

Тәмле булсын!

1 баш уртача зурлыктагы кәбестә, 2 аш кашыгы атланмай, каты итеп пешерелгән 4 йомырка, 1әр чеметем базилик һәм орегано, камырга сылау өчен йомырка, тәменчә тоз.

Камыр өчен: 5 процент майлылыктагы 250 г эремчек, 125 г атланмай, 2 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 стакан он, 1 балкашык камыр йомшарткыч.

1.Кәбестәнең өске кат яфракларын алырга. Аннары яфраклап аерырга һәм 2шәр сантиметрлы шакмаклап турарга.

2.Туралган кәбестәне кечкенә кәстрүлгә салырга, бераз кайнар су өстәргә һәм капкачын каплап, 30 минутлап томалап пешерергә. Пешкән йомыркаларны эре итеп турарга.

3.Тирән савытта эремчек, йомырка, камыр йомшарткыч һәм шикәр комын бергә кушып болгатырга. Йомшартылган май өстәргә. Онны иләп салырга һәм камыр басарга.

4.Камырны ике өлешкә бүлергә (бер өлешен зуррак итеп). Он сибелгән куна тактасы өстендә зуррак өлешен уклау белән җәяргә.

5.Кәбестәне дуршлагка салырга. Суын саркытырга һәм икенче савытка бушатырга. Атланмай өстәргә, тоз, базилик һәм орегано сибәргә. Каты итеп пешкән йомырка өстәп болгатырга.

6.Таба төбенә майланган пергамент кәгазе куярга, шуның өстенә алдан җәелгән камырны салырга. Өстенә кырыйларына 2,5-3 сантиметр китереп җиткермичә, эчлек салырга. Аны кашык белән баскалап, бераз тыгызларга. Икенче өлеш камырны җәяргә һәм пирог өстенә капларга, читләрен чеметкәләп чыгарга. Пирог өстенә йомырка салып, 180 градуска кадәр кыздырылган духовкага куярга, 30 минут чамасы пешерергә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев