Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Теплицагызда тәртипме?

Октябрь — бакчачылар өчен аеруча җаваплы ай. Көздән бакчаны ничек әзерләп калдырасың, киләсе елда уңышны да шулай алачаксың. Хәзер һәр бакчаны диярлек бизәп утырган теплицаларны кышкылыкка әзерләүгә дә җитди карарга кирәк.

 

Югыйсә, көзен помидор яисә кыярда булган барлык авырулар язын утырткан яшелчәләргә дә күчәчәк. Моның өчен яшелчәләрне җыеп бетергәч, барлык үсемлекләрне төбе белән йокып алып, теплицаны чистартырга, шулай ук андагы шпагат, төрле тимерчыбык, терәү таяклары кебек әйберләрне тышка чыгарып, марганцовкалы суда юарга кирәк, дип яза Кызыл таң.

Үсемлекләрдән арындыргач, бел­гечләр теплицадагы җирнең өстен 7 сантиметр чамасы казып, чыгарып түгәргә киңәш итә. Бу шунда тупланган төрле корткычларны юк итү өчен эшләнә. Соңыннан җирне яхшылап казып чыгарга да була.

Теплицаның эчке ягын кер сабыны һәм чәй содасы кушылган җылымса су белән юганнан соң, янә бер тапкыр чиста су белән сөртеп алырга кирәк. Әгәр инде анда үскән яшелчәләр чирләп утырган булса, бу очракта суга шул авыруга каршы чыгарылган препаратны кушып эшкәртү уңышлы булачак. Күпчелек бакчачылар теплицаның тышкы ягын юып тормый. Ләкин үсемлекләр яктылык ярата, шуңа да язлы-көзле бу корылманы яхшылап юарга һәм чиста тотарга киңәш ителә.

Карбонатны бозмас өчен юганда йомшак губка, яки чүпрәк кулланырга кирәк, ә тимер щетка, металл сетка, хәтта каты капчык тукымасы да зыян китерергә мөмкин.

Теплицаның кипкәнен көтеп тә тормыйча, ишек­ләрен, форточкаларын ябып, булган тишекләрен томалап, эченә күкерт шашкасы (алар бакчачылар кибетендә сатыла) яндырырга куярга кирәк. Теп­лицаның бер кубометр күләменә 60 грамм күкерт шашкасы кулланыла. Биш көн үткәч, корылманы яхшылап җилләтергә дә була. Зыян салучы корткычлар үлеп бетсен, дисәгез, көзге салкыннарда теплицаның ишеген һәм форточкаларын ачык тотыгыз. Алай эшләгәндә, поликарбонатка боз туңмас, кышын кар да ятмас.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X