Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Телефон суга төшсә, нишләргә?

Әгәр телефоның суга төшсә, аңа ничек итеп “беренче ярдәм” күрсәтергә икәнлеген беләсеңме? Белмәсәң, әлеге киңәшләр синең өчен.

1. Мөмкин кадәр тизрәк судан алып куй.

2. Әгәр телефоныңның батареясе алына торган икән, тизрәк алып куй. Батареясе алынмый икән, сүндереп куй.

3. Чехолы булса, аны салдыр. Болай эшләгәндә ул тизрәк кибәр.

4. Сим-карта, “карта пямяти”ны ал.

5. Гаджетны коры урынга куй һәм кәгазь салфетка белән бөтен җирен кортып чык.

6. Аннан соң кәгазь салфетка белән төр һәм ике тәүлеккә коры дөге тутырылган савытка салып куй.

Телефонга су үткән очракта эшләргә ярамый торган гамәлләр: 

1. Телефонны кабызма.

2. Юешләгән гаджетны электр челтәренә тоташырма. 48 сәгать киптергәннән соң гына “зарядка” җыйдыртырга ярый.

3. Фен белән киптерә күрмә, файдасына караганда зыяны күбрәк булыр.

Шушыларны исәпкә алып эш иткәндә дә, телефоның кабынмый яки дөрес эшләми икән, аны белгечкә күрсәтергә кирәк булачак.

Ялкын

фото: it-time24.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk