Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сөлек салу нинди авырулардан котылырга ярдәм итә?

    Сөлекләр ярдәмендә кешеләр элек-электән дәваланган. Аны борынгы медицина алымы дип атау да дөрес.

    Аны гирудотерапия диләр
    Сөлек ярдәмендә дәвалауны гирудотерапия дип атыйлар. Кайбер кешеләр бу сүзне ишетүгә борыннарын җыералар, ә кайберәүләр кадала торган суалчанның кеше сәламәтлегенә нинди файда китергәнен аңлап, елмаеп куялар.
    Сөлекләр ярдәмендә кешеләр элек-электән дәваланган. Аны борынгы медицина алымы дип атау да дөрес. Безнең эрага кадәр 200—120 елларда ук борынгы Грециядә грек Никандр аларның дәвалау сыйфатларын уңышлы кулланган. Русиядә бу алым турында искә алулар унҗиденче гасырда телгә алына. Бу дәвердә патша Александр Михайлович Измайлов буаларының берсендә сөлекләр үрчетергә боера. Алар төрле авырулардан дәвалау максатларында гына түгел, бал алдыннан биюче кызларның күзләре очкын чәчеп торырлык яхшы кәеф булдыру өчен дә кулланыла (моның өчен алдагы кичтә кызларның колак артына сөлек салганнар).
    Пәйгамбәрләр тарихыннан
    Әюб галәйһиссәләм янына иблис мәлгунь килеп авызына кабәхәт сулышын өрә. Бу сулыштан аны башыннан аягына кадәр бетчәләр баса. Ул бетчәләр эрен вә сары суга әйләнеп кортлыйлар. Хатыны Рәхимә ирен тәрбия кыла. Әюб галәйһиссәләмнең тәнен кортлар шулкадәр ашый, тәнендә ите калмый. Шул хәлдә дә Әюб галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла. Тора-бара кортлар бер-берсен ашап бетерә. Ике корт кала. Бөтен тәнендә йөриләр, берсе теленә ябыша, икенчесе йөрәген тешли. Әюб галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләгә дога кыла:
    „Йә, Раббым! Күңелем шөкер берлә Сине сөймәклектә даим булган мөддәттә, телем Сине зикер кыйлу берлә даим булган мөддәттә, һәр бәлагә сабыр кылырмын. Әгәр инде бу ике корт йөрәгем белән телемне ашасалар, Сине ничек зикер кылырмын?”
    Аллаһы Тәгалә бу ике кортның берсен суга төшерә — сөлек була, инсаннарга файда өчен. Икенчесе сахрага төшеп бал корты була, аның балы адәмнәргә шифадыр...
    Нинди соң ул, сөлек?
    Сөлекләр — кадала торган суалчаннар классына карый. Дөньяда аларның 400гә якын төре исәпләнә һәм Русиядә шуларның 80 төре очрый. Алар чиста сулы сулыкларда яши. Бик сирәк төрләре генә диңгездә яки дымлы җирдә очрый. Барлык сөлекләр дә канэчкечләр яки ерткычлар. Алар кешенең тән тиресенә кадалып кан эчәргә сәләтле. Шул тикле күп төрләреннән тик берничәсе генә дәвалау максатларында кулланыла. Сөлекләрнең мондый төрен биологларның җентекле күзәтүе астында махсус фармакологик фермаларда үрчетәләр.
    Дәвалау нәрсәгә нигезләнгән?
    Сөлекнең селәгәендә 150дән артык файдалы актив матдә бар һәм алар дәвалауның уңышлы нигезе.
    Шунысы кызык, сөлек тирене тик энергетик яктан актив, рефлексоген нокталарда гына тешли. Нәкъ шул нокталар энә белән дәвалауда да кулланыла. Шушы нокталарда инфракызыл һәм электрик нурланыш барлыкка килә. Шуңа күрә гирудотерапия рефлексотерапия өчен дә җавап бирә. Тешләгәндә сөлек селәгәен кертә, ә инде соңгысы дәвалау кыйммәтенең нигезе. Бу селәгәйдә зур күләмдә файдалы матдә бар, шулар арасында төп матдә гирудин. Моннан тыш, сөлекнең селәгәендә микробларга, шешенүләргә каршы һәм авыртуны баса торган матдәләр бар. Әле күптән түгел генә галимнәр сөлекнең селәгәендә гирудотерапия сеансларыннан соң кәефне, иммунитетны күтәрә торган матдәләр барлыгын ачыклаганнар.
    Сөлекләрне үрчеткәндә биологларга аларны кулларына алырга туры килә. Бу инде сөлекләрнең кулга ияләшүенә китерә һәм алар белән эшне җиңәләйтә. Шунысын да билгеләргә кирәк, дәвалауның озайлылыгын сөлекләр үзләре билгели: „җитәрлек” булгач та, кадалган урыннан үзләре төшәләр. Уртача сеанс 40—80 минут дәвам итә.
    Гирудотерапия нинди чирләрне дәвалый?
    Сөлекләр ярдәмендә күп авыруларны дәваларга мөмкин. Ревматология, кан әйләнеше органнары авыруларын дәвалаганда, шулай ук инфркт һәм инсультларны профилактикалау сыйфатында гирудотерапия киң кулланыла. Матдәләр алмашынуы бозылганда дәвалауның үзаллы алымы яки башка алымнар белән комплекста да сөлек салуны куллану урынлы. Нерв авырулары, терәк-хәрәкәт аппараты, күзләр, колаклар авырулары әлеге суалчаннар ярдәмендә уңышлы дәвалана. Геморройны дәвалауда бердәнбер һәм иң нәтиҗәле дәвалау ысулы да гирудотерапия. 2—3 сеанстан соң ук авыртулар бетә һәм кан килү туктый. Сидек-җенес авыруларын дәвалаганда да гирудотерапия үзенең нәтиҗәсен бирә. Шулай ук аналык торбаларындагы үтүчәнлек бозылганда, түлсезлекнең, аналыкның фибромиомалары, мастопатия, вульвит һәм вагинитның кайбер формаларында, бөердә таш булганда, цистит һәм бөерләрнең үсеш аномалиясен двалаганда да сөлек салуның файдасы зур.
    Сөлек салуның зарарлылыгын күрсәтә торган билгеләр күп түгел: гемофилия, гипотония, йөклелек яки шәхси күтәрә алмуау.
    Гирудотерапия турында тагын ниләр белергә кирәк?
    Сөлек салып дәваланганда ниндидер авырулар белән зарарлану куркынычы юк. Сөлекләр махсус биофабрикаларда үрчетелә. Куллануга ярашлы сөлекләргә сыйфатка ярашлы сертификат бирелә. Гирудотерапия сеансыннан соң сөлекләр юк ителә.
    Дәвалауның бу ысулы авыртусыз үтә. Аның тешләве черки тешләгәнгә яки кычыткан чакканга охшаш. Сөлектән курку тойгысы беренче саенстан соң бу җан ияләренә яратып карау хисенә алышына.
    Гирудотерапия сеансыннан соң ярадан сыекча бүленүен дәвам итә. Ул лимфа катын капилляр каны. Бу процессны туктатырга ярамый. Чөнки нәкъ шушы вакытта иммунитет күтәрелә һәм шешенү бетә. Гигиенаны үтәр өчен кан саркыган ярага повязка салырга һәм аны кирәк булганда алыштырып торырга гына кирәк.
    Дәвалау гирудотерапевт тарафыннан индивидуаль тәртиптә билгеләнә һәм дәвалауның нәтиҗәсенә, авыруның гомум хәл-торышына, башка факторларга бәйле.
    Гирудотерапия үзе генә дә, шулай ук давалауның башка алымнары белән комплекста да кулланыла ала.
    Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде

    Зарары булу мөмкин, табиб белән киңәшләшегез

    Реклама

    baltach.ru

    фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: