Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сарымсак – иң шәп дару!

Сарымсак – грипп һәм респиратор вирус инфекцияләренә каршы торучы иң көчле чара. Ул тамак авырту, томау төшү, йөткерү, салкын тию билгеләреннән коткара. Сарымсакның биологик актив матдәләре тиз тәэсир итә. Әлеге яшелчә организмда үзенең файдалы үзлекләрен озак саклый ала.

* Иммунитетны ныгыту өчен сарымсакны дару кебек, көненә өч тырнак кулланалар. Кабул итү вакыты чикләнмәгән. Иртән, көн­дез, кичен дә ярый. Дару төймәсе кебек үк, бер тырнак сарымсакны су белән йотып җи­бәрәләр. Сарымсакны чәй­нәргә дә була, ул авыз куышлыгы һәм казналар өчен дә файдалы. Организмга кергән инфекция үз юлында шунда ук туктап кала.

* Әгәр моңарчы сарымсак аша­маган булсагыз, аны рацион­га аз-азлап кертәләр. Әйтик, чө­гендер һәм кишер салатын са­рым­сак кушып ясагыз, чөнки әлеге яшелчәләр дә иммунитетны ныгыта.

* Әгәр инде салкын тидергән булсагыз, сарымсак кыйммәт даруларны алыштыра ала. Ул авыруның вакытын кыскарта һәм савыгу процессын тизләтә. Авы­ру кеше янына вакланган сарымсак куегыз. Аның пары авыруга гына түгел, гаиләнең башка әгъза­ларына да файдалы. Авы­ру­ның кискен чорында сарымсаклы чәй ярдәм итә. Аны әзерләү бик җиңел: 1 тырнак сарымсакны төеп, 5 минут “ял иттерергә” дә, 200 грамм кайнаган су коеп, 5-7 минут төнәтергә. Әлеге чәйне берьюлы эчеп бете­рергә кирәк. Исе һәм тәме ягыннан аерылып торса да, файдасы күп.

* Сарымсакны туңмайга кушып (1 чәй калагы туңмайга 3 тырнак вакланган сарымсак), шуның белән аяк табанын ышкырга, полиэтилен капчык белән урап, йон оекбаш киеп куярга кирәк.

* Салкын тиюнең һәр чорында да сарымсак белән дәвала­нуны туктатмагыз. Вакланган са­рымсакны кефир яисә оеган сөт­кә дә кушып эчәргә була. Әле­ге состав, шулай ук, эчәк флорасын чистарта.

* Әгәр тән температурасы 37,3 градустан күтәрелмәсә, сарымсакны бал һәм кагор шәрабы белән дә кулланалар. Югары температура вакытында спиртлы эчемлек рөхсәт ителми, чөнки ул йөрәк көчәнешен арттыра.

* Бер тырнак сарымсакны бераз су белән йотыгыз да артыннан 50 грамм кагорга 1 чәй калагы бал кушып эчегез. Нәти­җәдә, тән җылына, авыру тирли башлый, салкын тию билгеләре чигенә.

kiziltan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk