Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Помидор чәчәр вакыт

10 февральдән соң теплицалар өчен биек булып үсә торган сортлы помидор орлыгы чәчәләр.

Орлыкны башта 5-6 сантиметр биеклектәге тартмаларга утырталар. Чәчәр алдыннан туфракка кайнар марганцовка эремәсе салалар. Орлыкны 1 сантиметр тирәнлеккә күмәләр, бер-берсе арасында 5 сантиметр бушлык калдыралар. Һәр 3-4 көн саен җылы су сибәләр. Үсемлек тишелеп чыгып 40 көн үткәч, һәрбер үсентене 10×10 сантиметр үлчәмле савытка күчерәләр. Савытны якты, салкынча тәрәзә төбенә куялар. Үсентеләр тигез булсын өчен, аны даими рәвештә әйләндереп торырга кирәк. Әгәр үсенте нык булса, суны артык еш сибәргә ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X