Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Помидор чәчәбез

Май башында теплицага күчереп утырту өчен – помидор орлыкларын февраль ахыры, март башында, ә ачык туфракка күчереп утырту өчен – апрель башыннан апрель урталарына кадәр чәчәләр.

 

Помидор ачык туфракка күчереп утыртканчы, озын сабаклылары – 60-70 көн, кыска сабаклылары 45-50 көн тәрәзә төбендә үсәргә тиеш.

Иң элек орлыкларны 5-6 сантиметр биеклектәге тартмаларга чәчәләр. Чәчәр алдыннан туфракка кайнар марганцовка эретмәсе салалар.

Һәр 3-4 көн саен җылы су сибәләр.

Үсемлек тишелеп чыгып, 40 көн үткәч, һәрбер үсентене 10х10 сантиметр үлчәмле савытка күчерәләр.

Савытны якты, салкынча тәрәзә төбенә куялар. Үсентеләр тигез булсын өчен, аны даими рәвештә әйләндереп торырга кирәк. Әгәр үсенте нык булса, суны артык еш сибәргә киңәш ителми.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X