Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Миндаль дә зыянлы

Ризык белән кайчакта кешегә организм өчен зыянлы булган матдәләр дә керә. Кулланганнан соң, кеше тиз арада гына чирләп китмәскә мөмкин, ләкин алар организмны күпмедер дәрәҗәдә агуларга сәләтле.

 

Кояшта озак ятканнан, бәрәңге яшелләнә ягъни анда соланин дип аталган агулы матдә барлыкка килә. Бу хайваннар өчен дә, кеше организмы өчен дә зарарлы. Өлгермәгән яшел помидорда, артык зур булып үскән баклажанда да соланин була. 

Бу “кара исемлеккә” алма да кергән. Алма үзе зарарлы түгел, ә аның төшләре зыянлы, анда цианид дигән агулы матдә бар. Цианид – тиз тәэсир итүчән, иң көчле агуларның берсе. Аны тычкан агуы ясаганда да кулланалар. Әлбәттә, агулану күп күләмдә алма төше ашаганда гына була, берничә орлыкны йоткансыз икән, зыян юк. Шулай да кечкенә балаларга алма төшләрен бирмәү яхшырак. Шулай ук чия, слива, өрек төшләрен дә кулланырга ярамый. Миндальне дә чама белән генә ашарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk