Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кыяр үстерү сере

Кукмаралы Гөлчәчәк Әскарова кыяр үстерү сере белән бүлешә.

Теплицаларда, пленка астындагы кыярлар әллә кайчан мыеклар җибәрде, тармакланырга да өлгерде, инде беренче уңыштан авыз итүчеләр дә бар. Кыяр мул уңыш бирсен өчен, аның бер сере бар. Бу ысулны мин күп еллар элек интернеттан укыган идем, шуның файдасын күрдем.

Мин болай эшлим: кыяр бишенче-алтынчы яфрак җибәргәч, төп сабагын чеметеп кенә өзеп алам. Чөнки шушы ботакта «буш» чәчәкләр була. Ә кыяр бирә торган чәчәкләр нәкъ менә шундый ян-як сабакларда барлыкка килә. Кыяр дым, су яратканлыктан, аңа көн саен иртә-кич күп итеп җылы су сибәм.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk