Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кышка рассольник

Рецепт белән Вахит авылыннан Тәнзилә Идиятуллина уртаклашты.

Кыш көне ашыгыч, вакыт аз булганда тиз генә банканы ачам да телне йотарлык тәмле рассольник әзерлим. Аның рецептын сезгә дә тәкъдим итәм. Берәүләр арпа ярмасын пешереп куша, икенчеләр башта озаклап суда тота, ә мин шул килеш кенә өстим. Кышын ит шулпасына салып, пешереп аласы гына кала.

Кирәкле кушылмалар: 1 килограмм помидор, 2,5 килограмм кыяр, 1 килограмм суган, 500 грамм кызыл борыч, 1 килограмм кишер, 200 грамм үсемлек мае, 150 грамм 9 процентлы аш серкәсе, 100 грамм тоз, 2 стакан арпа ярмасы.

Кишерне эре угычтан уыгыз, калган яшелчәләрне турагыз. Барысын да кәстрүлгә салыгыз, үсемлек мае, тоз өстәп, утта 40 минут кайнатыгыз. Аннары пешмәгән арпа ярмасы кушып, тагын 15 минут тотыгыз да аш серкәсе өстәгез. Соңыннан әзер массаны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкачлар белән ябыгыз. Банкаларны өстен-аска каратып, бер тәүлеккә төреп куегыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X