Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Күрше әби киңәшләре

Файдалы киңәшләр

Бака үләне яфрагы киселгән җирдәге кан агуны туктата.

Каен җиләге яфрагында С витамины күп.

Суда бүрттергән берничә борчак кабып чәйнәү сару кайнауны бетерә.

Үги ана яфрагын изеп, үлекле шешкә ябу сихәт бирә.

Сызлавык чыга башласа, алма согын сөртергә яки алма яфрагын төеп ябарга кирәк.

“Каз муены” булганда, уылган керән белән компресс кую файдалы, ләкин нык яндырмасын өчен, бераз үсемлек мае кушарга кирәк.

Аяк бармакларындагы гөмбәне бетерү өчен кыйммәтле дарулар кирәкми, суга бераз тоз һәм чәй содасы салып ясалган эретмәгә мамыкны манчып, бармак араларына кыстыру да җитә. Мамыкны тәүлек буе тотарга һәм бу процедураны көн саен кабатларга кирәк.

ЗАРАРЫ БУЛЫРГА МӨМКИН, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШЕРГӘ КИРӘК.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев