Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хуҗабикә колагына

Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр

Йорт мәшәкатьләре белән кайнашканда төрле вак-төяк җәрәхәт алудан беркем дә гарантияләнмәгән. Ә кайвакыт эренләп тә интектерә әле ул. Һәм кул астында гына дару-фәлән дә булмаска мөмкин. Андый чакта аптекага чабасы түгел - бер тырнак сарымсакны махсус сарымсак изгече яки угыч аша үткәрегез дә авырткан бармакны яки башка бер җәрәхәтле урындагы тән тиресен эссе суда йомшартып, сарымсак измәсен ябыгыз. Берникадәр вакыттан җәрәхәт чистара, эрен дә тышка чыга.
***
Чүпрәң юкмы? Бер стакан онны җылы суда болгатыгыз да 5-6 сәгать җылыда торсын. Шуңа бер стакан сыра һәм бер аш кашыгы шикәр комы өстәп болгатып, янә җылыга куегыз. Артканын саклау өчен суыткычка кую мәслихәт.
***
Чүпрә ясап торырга вакытыгыз булмаса һәм пирогны әче камырдан пешерәсегез килсә, чүпрә урынына бер стакан сыра яки минераль су кулланыгыз.
***
Әче камыр кулга ябышмасын өчен үсемлек мае сөртегез.
***
Камыр басканчы онны кыл иләктә иләгез. Он кислородка баеп, камыр кабарып торыр.
***
Камыр басканда онны суга түгел, суны онга нечкә генә агым белән болгатып саласы.
Камырлы савыт-сабаны башта салкын, аннан соң гына кайнар су белән юасы.
***
Камыр ризыклары матур булып ялтырап торсын өчен йомырка сарысы белән тигез итеп майларга кирәк, әмма ул табага агып төшәрлек булмасын.
***
Торт яки пирожныйларга әстерхан чикләвеге сипкәнче аны тишеп яки әрчеп духовкада коры табада кыздырып алыгыз -тәме искиткеч булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X