Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хуҗабикә киңәшләре

Файдалы киңәшләр

=Кыздырганда кисәкләргә аерылмасын дисәгез, балыкны табага салырга 15 минут кала тозларга кирәк.
=Ит яки балык яхшы кызарсын өчен, аны иң башта чүпрәк белән корытыгыз.
=Балыкны көчле утта пешермәгез.
=Тапалган ит, шницель йомшак булсын өчен, кыздырырга 1-2 сәгать кала аш серкәсе кушылган үсемлек маенда тотыгыз.
=Бавырны 1 минутка кайнар суга салып алсагыз, аның элпәсен салдыру җиңеләер.
=Кыздырыласы балыкны сөттә тотсагыз, ул тагын да тәмлерәк булыр.
=Он тиз дымлана. Моның өчен ул саклана торган шкаф эченә берничә лавр яфрагы куярга кирәк. Яфрак бөтен дымны үзенә җыячак. 
=Шиңгән яшел тәмләткечләрне үз хәленә кайтару өчен, аларны 1 аш кашыгы аш серкәсе өстәлгән салкын 1 литр суга салып, 1 сәгатькә суыткычка куегыз.
=Кофе тагын да хуш ислерәк булсын өчен, пешерер алдыннан аңа берничә кристалл тоз салыгыз.
=Лимонның исе ныграк чыксын дисәгез, кайнар су белән пешекләргә онытмагыз.
=Кырмыскалар күренгәли башлаган икән, шкафка бозылган лимон кую да җитә. Кырмыскалар шунда ук юкка чыгачак.
=Йомырканың сыйфатын белү өчен, аны яна торган лампочка астында карарга мөмкин. Ул бозылган икән, эчтә кара тап күренәчәк.
=Ипи саклый торган урынга бер кисәк чи бәрәңге куйсагыз, икмәк кипмәс.
=Яңа пешкән икмәкне кисүе кыенрак. Моның өчен пычакны 1 минутка кайнар суга салып алыгыз.
=Әстерхан чикләвеген кулланганчы, башта аны мичтә кыздырып алыгыз.
=Сосискаларны парда пешерсәгез яки бераз гына кыздырсагыз, ул тагын да тәмлерәк булыр.
=Ит коры булмасын өчен, мичкә калай савыт белән су куегыз. Су пары итне көюдән һәм корудан саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk