Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Казылык шулай әзерләнә

Милли ризык – казылык гадәттә ат итеннән әзерләнә. Тәүдә итне яхшылап юып, суын саркытканнан соң, аны вак кисәкләргә бүләләр. Тоз һәм вак кара борыч сипкәч, итне әйбәтләп бутарга кирәк. Әзер масса кәстрүлгә салына һәм 1-1,5 тәүлеккә салкынга куела.

Ат эчәкләрен салкын суда яхшылап югач, аның эчен тышка әйләндерергә кирәк. Тиредәге лайлаларны кырып юалар. 3-4 тапкыр югач, эчәкне кабат әйләндерергә онытмагыз.

Салкыннан алып кергән ит массасын тутырганчы, эчәкнең бер башын җеп белән бәйләргә кирәк. Эчәккә итнең ябыгы белән симез калҗа аралаштырылып тутырыла. Ит тутырылганнан соң аның икенче очын да җеп белән бәйлиләр һәм кояш яктысы төшеп торган җилле урынга берничә көнгә элеп куялар. Аннары казылыкны 2-2,5 айга караңгы һәм салкын урынга эләләр. Биредә ул әзер булганчы тора.

Әзер казылыкны шул килеш тә, пешереп тә ашарга була. Пешергәндә башта аны кәстрүлдәге җылы суга салып, әкрен утта кайнап чыкканчы тоталар. Казылыкны берничә урыннан энә белән тишкәндә, ул тизрәк һәм тигез булып пешәр. Табынга чи яисә пешкән килеш куелса да, ул колбаса кебек, әмма калынрак итеп киселә. Болай кискәндә ите һәм майлы калҗасы тигез өлешләргә бүленер.

Казылык – туклыклы ризык кына түгел. Ул организм өчен файдалы микроэлементларга, витаминнарга бай. Ат итендә холестерин микъдары юк дәрәҗәсендә. Ул, шулай ук, матдәләр алмашынуын яхшырта. Милли ризыкны симерүдән курыкмыйча күпме ашасаң да була.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk