Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Каен суы файдалы

Каен суын элек-электән әби-бабаларыбыз иммунитетны ныгыту чарасы буларак кулланган. Әйе, анда файдалы элементлар, витаминнар бик күп. Русиядә генә түгел, башка илләрдә дә ул бик популяр. Мәсәлән, Швейцариядә аннан хәтта шәраб ясыйлар.

Каенның тамырлары тирәндә, яз җитеп, тормыш яңара башлагач, алар туфрактан суны үзләренә тарта һәм агач кәүсәсе буйлап, ботакларга җиткерә.

Каен суы – гади су гына түгел, ул витаминнар, минераллар белән баетылган туклыклы коктейль. Кальций, калий, магний, тимер, натрий, эфир майлары, С, В6, В12 витаминнарына бай. Каен, зурлыгына карап, көненә 1-6 литр сут бирә ала. Аны җыю өчен иң яхшы вакыт – көндезге 12дән кичке бишкә кадәр. Су туплар өчен кәүсәне җирдән 40-50 сантиметр өстәрәк тишәргә, җыеп беткәч, мүк яки балчык сылап куярга кирәк.

Каен суы тиз бозыла, шуңа аны җыйгач та кулланырга кирәк. Җәйгә кадәр сакларга теләсәгез, туңдыру яхшы. Консервацияләп тә була, ләкин ул очракта сутның күп файдалы сыйфатлары югала, ләкин тәме кала, җәйге эсседә, мунчадан соң эчү өчен бик ярап куя. Һәм, ни дисәң дә, фанта, кока-колалардан күпкә тәмлерәк һәм файдалырак.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk