Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәйрәмне ничек каршыларга?

Якынлашып килүче 2019 елның символы - Сары җир дуңгызы

Ул –  тынычлык яратучы һәм сабыр, диелә Көнчыгыш календаренда, шуңа да ел тыныч узар дип көтелә.
Яңа елны каршылаганда көрән, соры, алтынсу, сары, кызгылт-сарыкөмеш, аксылкөрән, кофе төсендәге киемнәр кияргә киңәш ителә. 

Астрологлар табынны мулдан әзерләргә куша, чөнки кабан тәмле ризык ярата, матур итеп бизәлгән өстәлне хөрмәтли.  Бәйрәм табынында кайнар аш, итле ризыклар, салатлар, гөмбәле һәм чикләвекле кабымлыклар, икра белән бутербродлар, десертлар, мандарин һәм әфлисун хуплана. Ә менә дуңгыз ите, фастфуд, ярымфабрикатлар Яңа ел өстәлендә гомумән булырга тиеш түгел, хәтта тортны да үзең пешерергә кирәк. 

Ел хуҗасы гүзәл затларны яратканга күрә, хатын-кызларга бәйрәмгә әзерлек вакытында артык көч түкмәскә мөмкин. Күпчелек мәшәкатьне ир-атларга тапшыру хәерле. Ризык артык катлаулы, күп чыгымнар таләп итүче булмасын. Ел символы үпкәләмәсен өчен, гади рецептларга тукталу яхшырак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk