Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәрәңгене кайчан, ничек утыртырга?

Бәрәңгене белеп игәргә кирәк. Туфрак җитлеккәч кенә утыртырга, 120 көннән дә иртә казымаска. Иртә казып алсаң, файдалы мәтдәләр тупланып өлгерми.

Шәхси бакча тотучылар “икенче икмәк”не ел саен бер урынга утырта. Менә шуңа күрә дә дистә еллар утыртылган кишәрлектә чүп үләннәре күпләп үсә. Туфракта бәрәңге авырулары да туплана. Җәй буе бакчадан керми чүп утауга карамастан, эт эчәгесе, алабута, билчән һ. б. баш калкытып кына тора. Үзәккә үткәне – эт эчәгесе. Аны бер утасаң, ул тагын да күп булып чыга.

Ә бит алардан котылу юлы бар, дип аңлата белгечләр. Моны бары тик белергә генә кирәк. Бакчагыз зур мәйданда булса, беренче елда – бәрәңге, аннан соң – бөртеклеләр, өченче елда – борчак, дүртенче елда рапс чәчеп карагыз. Бу культураларны чиратлаштырып игәсез икән, чүп үләннәр генә түгел, туфракта тупланган авырулар да бетә.

Ләкин авылларда күпчелек зур мәйданнарда түгел, ә 10-30 сутый җирдә бәрәңге үстерә. Бу вакытта чүп үләннәрен бетерү, авыруларга каршы көрәшү өчен кишәрлекне икегә бүлеп, бер өлешенә - бәрәңге, икенчесенә люцерна белән солы кушылмасы чәчәргә киңәш итәләр. Башка күпьеллык печән культураларын да кулланырга була. Шулай ук бер еллык культуралар – солылы вика, арыш, рапс һ. б. чәчеп, туфракны ял иттерергә мөмкин. Бәрәңге утырткан өлешкә көзен арыш чәчеп калдырсаң да, туфрак составы үзгәрә. Язын исә бу урынны культиватор белән эшкәртергә була.

Язын, утыртыр алдыннан, бәрәңгене үрдерергә кирәк. Үрентенең “борыны” утырткан вакытта 0,2-0,5 сантиметр булса, бик әйбәт. Шыттырып утыртканда ул йогышлы авырулар белән дә авырмаячак.

Бәрәңгене туфрак җылынып җитмәгән килеш утыртырга ярамый. Ул 7-8 градуска кадәр җылынганнан соң гына, бүлбеләрне 5-8 сантиметр тирәнлеккә утырталар. Тирән казып утыртылган очракта, тиз генә тишелеп чыкмаска мөмкин. Сай утыртканда, кырау төшеп өшергә, көчле яңгырларда җир өстенә чыгуы ихтимал. Соң утырту шулай ук киңәш ителми. Июнь башларында гына утыртылган “икенче икмәк”нең уңышы азрак була.

kiziltan.ru

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk