Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Битне сабынлап юаргамы?

Кер сабыны бактерияләрне бик әйбәт бетерә. Әмма андый сабын белән еш юыну файдага түгел. Сүз монда кер сабыны гына түгел, ә кибет­ләрдә хәзерге вакытта күпләп сатыла торган антибактериаль сабыннар турында да бара.

Кер сабыны белән көн саен юынып торсак, тән ялкаулана һәм начар микроорганизмнарга каршы көрәшми башлый. Ягъни аларны еш куллансак, эпидермис үзенең табигый саклану үзлеген югалта. Тора-бара бу тәндә төрле авырулар һәм инфекцияләрнең җиңел таралуына китерергә мөмкин.

Бүгенге кер сабыннары элеккеләреннән нык аерыла. Үзгәртелгән рецептура аркасында алар көрән төстә түгел, ә ак һәм тәмле исле. Еш кына аларны гади хуш исле сабыннан аерып та булмый. Кер сабынындагы коңгырт төсне бетерү, аңа ачык төс бирү титан диоксиды аша бара. Аңлашыла, бу безнең организм өчен шулай ук файдалы матдә түгел. Әлеге химик кушылма канцероген, ягъни яман шеш барлыкка китерү сыйфатына ия, яки аллергия китереп чыгара. Шуңа күрә кер сабынын кулланырга теләсәгез, коңгырт төстәгеләрен сайлау дөресрәк булыр, дип яза kiziltan.ru.

Билгеле, кешелек яратып кулланган кер сабы-нының яхшы яклары да юк түгел. Аның антибактериаль көчкә ия булуын берничек тә кире кагып булмый. Шуңа күрә битегезне бетчәләр бозса, кара сыткылар чыкса, кер сабынын куллана аласыз, ул бик булыша. Әмма аны бер тапкыр гына кулланырга ярый. Кер сабыны белән яраларны һәм төрле җәрәкәтләрне бер кат эшкәртергә була. Сабын белән су эремәсе тәндәге гөмбәчекләр китереп чыгарган кычытуны, кызаруны бетерә. Ринит авыруы вакытындагы борын куышы ялкынсынуны да кер сабыны күбеге белән чайкатып киметергә мөмкин. Ләкин алда санап үтелгән бөтен дәвалану ысулын да бер генә тапкыр кулланырга ярый, еш файдалану тәнгә һәм сәламәтлеккә зыян сала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk