Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бит тиресен саклауның 5 ысулы

Язын җилдә бит тиресе корый, кызыл таплар, җыерчыклар хасил була. Шуңа күрә бит тиресенә аеруча игътибарны арттырырга кирәк.

 

1. Бит кремын урамга чыгарга ярты сәгать кала сөртегез. Тән тиресен яхшырак сакласын өчен, ул ахыргача сеңеп бетмәсә яхшырак.

Юынганнан соң кремны бераз дымлы бит тиресенә сөртү хәерле. Болай эшләгәндә бит тиресендә өстәмә дымлылык пәйда була. Кремны сөрткәндә битегезне җиңелчә генә чәбәкләп тә алыгыз. Биткә атнага бер тапкыр булса да дымландыргыч маска ясауны гадәткә кертегез.

2. Кичен косметиканы юып төшергәч, биткә махсус төнге крем сөртеп ятарга да онытмагыз. Аның составына ялкынсынуга каршы торучы ромашка, меңьяфрак үләннәре, шалфей, гиалурон кислотасы кергән кремнар теләсә-нинди тән тиресенә килешәчәк.

3. Урамда бик озак торып, бит тиресе җилдә «ашалса», марляны яшел чәйгә манып, биткә куйган килеш 15 минут ятып торырга кирәк.

4. Салкыннарда кершән урынына тональ крем сөртүе хәерле. Коры тән тиресенә – аның составында дымландыргыч матдәләр булганы, майлысына тукландыра торганы килешәчәк.

5. Яз көне бит тиресен сөт, минераль су ярдәмендә, алма белән ышкып та чистартырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk