Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәрәңге чире - ризоктониоздан ничек котылырга?

Сорау-җавап.

Авылда яшәгәч, бәрәңгесез булмый. Соңгы елларда бәрәңгене күп итеп түгел, үзебезгә җитәрлек кенә утыртабыз. Ике ел бәрәңге әрчегәндә ниндидер кара җепселләр булуына игътибар иттем: кайберсендә берничә генә, икенчеләрендә бөтен бәрәңгене каплаган. Ул елны базда бераз суык бәргәндер дип уйлаган идем. Икенче елны уңышны җыеп алгач та, шул хәлгә тап булдык: бәрәңгенең кабыгында каткан балчык сыман кара таплар бар. Аңлавымча, бу — ниндидер бәрәңге чире. Ул кеше өчен зарарлымы, аннан ничек котылырга? Ул чирне бетерү өчен, бакчаны ничек эшкәртергә?
Тагын бер соравым бар. Чирәм үскән җиргә бәрәңге утыртсаң, кортлы була, диләр. Андый хәлгә юлыкмас өчен, нинди киңәшләр бирер идегез. 
Газета укучы

Әлеге сорауларга район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов җавап бирде:

— Бу — гөмбәчекләр ярдәмендә таралучы ризоктониоз дип атала торган бәрәңге чире. Яшелчә чирләре арасында фитофтороздан кала таралуы буенча икенче урынны алып тора. Аннан котылу өчен, биологик фунгицид белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен иртә язда бәрәңгегә әлеге сыекчаны сиптереп чыгалар. Бу процессны кояш нурлары төшми торган җирдә эшләү мөһим. Бакчага утырткач та тишелеп чыккач, бер-ике тапкыр эшкәртү зарур. Әлбәттә, кулга киеп һәм респиратордан эшләргә кирәк. Ризоктониоз кеше өчен зыянлы түгел, ләкин яшелчәләрнең уңышын нык киметә. 
Ризоктониозның таралу юлларына килгәндә, ул утырту бәрәңгесен, тирес сатып алганда, сукалаганда сука белән бакчадан бакчага күчәргә мөмкин. Тулысынча бу чирдән котылу өчен, туфракны да триходерма дип аталган препарат белән эшкәртәсе. Болар — кеше өчен зарарсыз препаратлар. 
Чирәм җирләрне эшкәртеп, беренче елны бәрәңге утыртсаң, аны проволочник дигән бәрәңге корты тишеп бетерә. Мондый хәлгә юлыкмас өчен, бакчага бер-ике ел горчица яки солылы бике чәчеп үстерергә кирәк. Ызан буенда үскән сарут (пырей) дигән үләнне дә бетерү бик мөһим, чөнки әлеге бөҗәк аның тамырында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk