Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакчаны корткычлар баса!

Ниһаять, безнең төбәктә дә эссе көннәр башланды.

Җәйге кояшның җылы нурларында җимеш агачлары, җиләк куаклары, яфракларын киң җәеп, тамырларын тирән җибәреп, иркенләп үсә башлады.

Шул ук вакытта чүп үләннәре дә котырып үсә, бакча корткычлары җиләк-җимешләргә, яшелчәләргә зыян китерә. Ничек кенә булмасын, үсентеләрне бакчага чыгарып утыртып, бераз тын алырга уйлаган бакчачыларга һич ял итәргә вакыт юк. Хәзер кичекмәстән зарарлы бөҗәкләр, корткычлар белән көрәшергә кирәк.

Тәҗрибәле бакчачылар корткычларга каршы үсемлек төнәтмәләрен уңышлы куллана. Тик мондый эшләрне иртән, кояш кыздыра башлаганчы, яки кичтән башкарырга кирәк.

Мәсәлән, тәмәке төнәтмәсен сут имүче бетләргә, бөрчәләргә һәм башка кортларга каршы сибәргә була. Эсседә кәбестәләрне сырган кара бөрчәләрне нәкъ менә көл һәм тәмәке төнәтмәсе куркыта да инде. Төнәтмәне ясаганда бераз әче сабын кушып җибәрергә онытмагыз.

kiziltan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk